Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәртип даимилек таләп итә

    Ниһаять җиргә яз аяк басты, кышын кар астында яшеренеп яткан бөтен чүп-чар өскә калка. Бу хакта баш белгеч-район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Владимир Кононов белән сөйләшәбез. -Беренче апрельдән районда территорияләрне чүп-чардан чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Башкарма комитет боерыгы белән район хезмәтләре вәкилләреннән торган оператив штаб төзелде. Ул район...

    Ниһаять җиргә яз аяк басты, кышын кар астында яшеренеп яткан бөтен чүп-чар өскә калка.


    Бу хакта баш белгеч-район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Владимир Кононов белән сөйләшәбез.
    -Беренче апрельдән районда территорияләрне чүп-чардан чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Башкарма комитет боерыгы белән район хезмәтләре вәкилләреннән торган оператив штаб төзелде. Ул район территориясен төзекләндерү буенча икеайлык барышын контрольдә тотачак. Шуның белән бергә, район территориясендә, атап әйткәндә, район үзәгендә санитария-экологик торышны яхшырту буенча чаралар планы расланды. Уртак көч белән районыбызның йөзен тагын да матурлый алырбыз, дип уйлыйм.

    -Беренче чиратта нинди эшләрне башкарырга кирәк?

    -Милекчелекнең нинди формада булуына карамастан, бөтен оешмалар, предприятиеләр, аерым йорт хуҗалары үз территорияләрен тәртипкә китерергә тиешләр. Башкарасы эшләр бик күп-чүп-чарны җыештырырга, өй, койма тирәләрен тәртипкә китерергә кирәк. Һәр оешманың бурычы-коллективның уңышлы эше һәм килгән кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру. Әлбәттә инде, бу бер генә көн эчендә башкарып чыга торган эш түгел.

    -Оператив штаб эше турында тулырак мәгълүмат аласы иде...

    -Штаб әгъзалары төрле объектларга барып, нинди эшләр башкарылуын тикшерәчәкләр. Аерым йортларны тикшергәндә торак объектлары территорияләренең тышкы күренешенә аерым игътибар биреләчәк. Әгәр дә карап йөргәндә комиссия җыештырылмаган чүп-чарны, тәртипсезлекне ачыкласа, хуҗаларга карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салыначак.

    Район үзәгендә дә, авылларда да йорт тирәләрендә бүрәнәләр, төзелеш материалларының аунап ятуын күзәтергә мөмкин. Еш кына урамнарда җимерек техника калдыклары да ята. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2-3,5 мең сум күләмендә штраф бирү каралган.

    Бу хакта тиешле булмаган урыннарга, чокырларга, урман территорияләренә чүп-чар ташлаган гражданнарны да кисәтәсе килә. Мондый хәлләр берничә тапкыр районның административ комиссиясендә каралды. Әлеге юнәлеш буенча район территориясендә экологлар да эшли.
    Икенче яктан, тәртипне үзебез сакларга тиеш. Эшне комиссия тикшерүенә кадәр җиткерергә кирәкме икән соң? Ә бит тирә-якның төзек, чиста, тәртиптә булуы безнең үзебез өчен кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: