Аксубаево
  • Рус Тат
  • ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Зәй муниципаль районында игенчелеккә инновцион технологияләр кертү барышы белән танышты

    Зәй районында "Инновацион технологияләрне агросәнәгать комплексына кертү" темасы буенча республика семинары үтте. Семинар эшенә Премьер-министр урынбасары - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелек итте. Анда "АгроИнвест" идарә компаниясенең генераль директоры урынбасары Наил Шәрәпов та катнашты. Республика семинарында катнашучылар "Восток", Зәй, Нива" ҖЧҖ агрофирмаларында яңа технология буенча үстерелгән...

    Зәй районында "Инновацион технологияләрне агросәнәгать комплексына кертү" темасы буенча республика семинары үтте.


    Семинар эшенә Премьер-министр урынбасары - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелек итте. Анда "АгроИнвест" идарә компаниясенең генераль директоры урынбасары Наил Шәрәпов та катнашты.

    Республика семинарында катнашучылар "Восток", Зәй, Нива" ҖЧҖ агрофирмаларында яңа технология буенча үстерелгән уңышны карадылар. Бу хуҗалыкларда төп игътибар шикәр чөгендерен химик эшкәртү вакытында биологик өстәмәләр кертү, шулай ук районның игенчелек тармагында яхшы нәтиҗәләр алу һәм акчаны экономить итү мөмкинлеге биргән яңа технологияләр эзләү буенча үткәрелгән сынау нәтиҗәләренә юнәлдерелде.

    Бүгенге көндә агросәнәгать комплексын модернизацияләү Татарстанда дәүләт өстенлеге булып тора. Хәзерге вакытта агросекторга заманча технологияләр кертүне стимуллаштыру буенча республика программалары эшли. Инновацияләрне куллану авылда хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлекне билгеле дәрәҗәдә күтәрү мөмкинлеге бирә. Татарстан, игенчелек өчен аерым файдалы табигый шартларга ия булмаса да, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче баскычны алып тора. Республика төп азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә һәм шул рәвешле импорт алмашы бурычын хәл итә.

    Мәгълүмат һәм фотосурәт agro.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: