Тормыш яхшы булсын өчен
Сөнчәле авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш оешкан төстә һәм эшлекле мохитта үтте. Аның җитәкчесе Ирина Крайнова отчет доклады белән чыкты. Ул китереп үткән мәгълүматларга караганда, узган ел администрациягә язмача 48 һәм 1000 нән артык телдән мөрәҗәгать кергән һәм аларның берсе генә дә игътибарсыз калдырылмаган. Авыл җирлеге территориясендә халыкның тулы канлы тормышын...
Сөнчәле авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш оешкан төстә һәм эшлекле мохитта үтте.
Аның җитәкчесе Ирина Крайнова отчет доклады белән чыкты. Ул китереп үткән мәгълүматларга караганда, узган ел администрациягә язмача 48 һәм 1000 нән артык телдән мөрәҗәгать кергән һәм аларның берсе генә дә игътибарсыз калдырылмаган. Авыл җирлеге территориясендә халыкның тулы канлы тормышын тәэмин итү өчен каралган барлык социаль-мәдәни, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары да уңышлы гына эшләп килә. Урта мәктәптә 144 укучы белем ала, башлангыч мәктәп, балалар бакчасында 22 бала тәрбияләнә, бер фельдшер-акушерлык пункты, бер фельдшер пункты, 3 кибет эшли.
Авылларның барысына да газ кергән, 127 хуҗалыкка су кертелгән, 85 хуҗалык телефонга тоташтырылган. Билгеләп үтелгәнчә, бюджетның керем өлешенең даими тулылануы уңышлы эш нигезе булып тора, 2012 елда ул 105 процентка тулыланган, 2012 ел әҗәтләрсез тәмамланган, хезмәт хакы тулысынча түләнгән. Күпчелек җирлекләрдәге кебек, яшьләрнең авылда калырга теләмәве төп проблема булып кала.
Авылны төзекләндерүгә бәйле киләсе елда түбәндәге эшләрне башкару планлаштырыла: иске мәктәпне сүтеп аның урынында парк булдыру, авыл очына кадәр юл төзү, авыл урамнарын тәртиптә тоту.
Шуның белән бергә проблемалы мәсьәләләр дә аз түгел. Бу Кече Сөнчәлегә кадәр юлларның начар, фермага кадәр асфальт юлның җимерек торышта булуы, фельдшерлык пункты һәм почта бүлеге биналарының тузган булуы, суүткәргечкә бәйле проблемалар һ.б. Ирина Крайнова авыл җирлегенә актив ярдәм итүчеләргә, җәмәгать спорт чараларында катнашучыларга мактау грамоталары тапшырды.
Сөнчәле урта мәктәбе директоры Алексей Бокарев аның эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге белем бирү учреждениесе республикада балаларның сәламәтлеген саклау буенча алтын дәрәҗәгә ия булган унөч мәктәп хисабында.
Район башлыгы Камил Гилманов киңәйтелгән утырышка йомгак ясап, гражданнар биргән сорауларга җавап бирде. Авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп ул, дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән кредитлардан файдаланып, гаилә фермаларын үстерергә кирәк, дип ассызыклады. Быел авыл тормышында яхшы якка үзгәрешләр көтелә, модульле ФАП төзү, урамнарны яктырту һ.б. эшләр эшләнәчәк.
* * *
Шул ук көнне Мюд авыл җирлегендә дә совет утырышы халыкның актив катнашында үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Надежда Бокарева үзенең отчет чыгышында узган елда төгәлләнгән барлык проектларны яктыртты. Финанс планына килгәндә-2012 ел бюджеты 2 миллион 431 мең сум тәшкил иткән, керем өлеше дә, чыгым өлеше дә тулысынча үтәлгән. Шул исәптән 891 мең сумы үз керемнәре. Позитив үзгәрешләргә килгәндә-Пионер поселогына кадәр юл төзелгән, Иске Мокшино авылында чишмә ачылган.
Демографик хәлне яхшы дип әйтеп булмый: 12 бала туган, 20 кеше үлгән, 1 никах теркәлгән, 3 гаилә аерылышкан. Җирлек эшчәнлегенә кагылышлы төп моментларның берсе-халыкның эш белән мәшгульлеге. Авыл җирлеге территориясендә «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, 9 крестьян-фермер хуҗалыгы, өч гаилә фермасы эшли. Билгеләп үтелгәнчә, агрофирма һәр гаилә пае өчен аренда суммасын түләгән. Шуның өстенә инвестор төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм итә. Юлларны кардан чистартуны да ул үз өстенә алган.
Җирлекнең биш торак пунктында суүткәргеч эшли, Ә Пионер поселогында суэтем башнясы авария хәлендә. Сөлчә елгасы аша салынган күпер дә ремонт таләп итә. Җирлек башлыгы чыгышында изге эшләрдә ярдәм кулы сузган Иске Мокшино урта мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл пенсионерлары адресына, яңа ел акциясе оештырганы өчен Ирина Степановага рәхмәт сүзләре яңгырады. Элеккеге җирлек башлыгы Фәрит Баймөхәммәтовка да тырыш хезмәте өчен мактау сүзләре әйтелде. Урта мәктәп директоры Рәис Шәрәфетдинов аның уңышлары турында сөйләде. Леонид Лимонов авыл ветераннар советы эшенә тукталды. Луиза Минсафина, Татьяна Бикулова авыл проблемалары турында сөйләделәр. Утырышта җирлеккә кергән барлык торак пунктлар вәкилләре чыгыш ясап, көнүзәк мәсьәләләр, нәрсә борчуы, нәрсәне дә булса үзгәртү теләге турында сөйләделәр. Менә шуның өчен чыгышлар эмоциональ һәм кискен килеп чыкты.
Район башлыгы Камил Гилманов утырышка йомгак ясап, җирлек эшчәнлегендә прогрессив эшләрнең аз булмавын билгеләп үтте. Терлекчеләр, механизаторлар да яхшы эшләгәннәр, авылны төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылган. Киләчәктә чишмәдән су белән тәэмин итүне җайга саласы, МЮД поселогы язмышын уйлап хәл итәсе бар. Утырыш сигез бала анасы Валентина Лимоновага тантаналы рәвештә «Ана даны» медален тапшыру белән төгәлләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 15:03Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде Биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган приборлар урнаштырырга кирәк, ди табиб.1200
-
24 гыйнвар 2021 - 13:59Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән Бәрелешүдән соң автобусның алгы өлеше яньчелгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган.1500
-
24 гыйнвар 2021 - 12:39«Спутник V» вакцинасын тагын бер ил куллана башлаячак Н.Ф.Гамалея үзәге препараты узган елның августында теркәлде2000
-
24 гыйнвар 2021 - 11:361 февральдән социаль түләүләр артачак Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация, ә автомобиль хуҗаларының юлга тарифлары арта.2400
-
24 гыйнвар 2021 - 10:34Татьяна Голикова бердәм «ковид паспорты» кертеп булмавын аңлатты Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк.2300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:55Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.6100
-
23 гыйнвар 2021 - 15:55Хәсән Туфанның кече ватанында авыл клубына ремонт таләп ителә Иске Кармәт авыл җирлеге – районда кеше иң аз яшәгән җирлекләрнең берсе.6200
-
23 гыйнвар 2021 - 14:55Сосновка яңа елны газ белән каршы алды Урмандеево авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы эшлекле мохиттә узды.6200
-
23 гыйнвар 2021 - 13:55Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән Авария бүген иртән Рихард Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары чатында булган.6800
-
23 гыйнвар 2021 - 12:55Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.5600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:44Район газетасы хезмәткәрләре массакүләм вакцинациягә кушылдылар һәм «Спутник V» вакцинасын ясаттылар
-
15 гыйнвар 2021 - 16:32“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды
-
22 гыйнвар 2021 - 13:55Аксубайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачу тантанасы узды2021 ел Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.5900
-
24 гыйнвар 2021 - 15:03Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде Биналарда сөрем газы концентрациясен күзәтә торган приборлар урнаштырырга кирәк, ди табиб.1200
-
24 гыйнвар 2021 - 13:59Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән Бәрелешүдән соң автобусның алгы өлеше яньчелгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган.1500
-
24 гыйнвар 2021 - 12:39«Спутник V» вакцинасын тагын бер ил куллана башлаячак Н.Ф.Гамалея үзәге препараты узган елның августында теркәлде2000
-
24 гыйнвар 2021 - 11:361 февральдән социаль түләүләр артачак Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация, ә автомобиль хуҗаларының юлга тарифлары арта.2400
-
24 гыйнвар 2021 - 10:34Татьяна Голикова бердәм «ковид паспорты» кертеп булмавын аңлатты Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк.2300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:55Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.6100
-
23 гыйнвар 2021 - 15:55Хәсән Туфанның кече ватанында авыл клубына ремонт таләп ителә Иске Кармәт авыл җирлеге – районда кеше иң аз яшәгән җирлекләрнең берсе.6200
-
23 гыйнвар 2021 - 14:55Сосновка яңа елны газ белән каршы алды Урмандеево авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы эшлекле мохиттә узды.6200
-
23 гыйнвар 2021 - 13:55Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән Авария бүген иртән Рихард Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары чатында булган.6800
-
23 гыйнвар 2021 - 12:55Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.5600
-
23 гыйнвар 2021 - 11:552021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.5500
-
23 гыйнвар 2021 - 10:55Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.7000
-
23 гыйнвар 2021 - 09:55Балалар белән бер телдә Районда һөнәри осталык буенча “Ел тәрбиячесе – 2021” конкурсының финалы узды.2900
-
23 гыйнвар 2021 - 08:55Демография хәле шатландырмый Иске Ибрай авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында балалар туу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 16:55Татарстанда бозаулар күп үлгән районнар билгеле Аеруча Минзәлә, Әлки, Лениногорск, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск, Мамадыш, Кайбыч районнарында яшь терлек күбрәк үлгән.9700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:55Аксубай прокуроры урынбасары Лариса Горожанкинага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды Аксубай районы прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.8000
-
22 гыйнвар 2021 - 14:55Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше дару җитмәү турында прокуратурага зарланган ТР прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, тормыш өчен кирәкле даруларга бәйле проблемаларны хәл итү зарур.9600
-
22 гыйнвар 2021 - 13:55Аксубайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачу тантанасы узды 2021 ел Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.5900
-
22 гыйнвар 2021 - 13:35Узган тәүлектә Аксубай районында коронавирус инфекциясенең 1 очрагы теркәлгән Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән.9900
-
22 гыйнвар 2021 - 12:55Миңнеханов яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты Татарстан Президенты балигъ булмаган балалар үзләре кыла яки аларга карата кылына торган җинаятьләргә каршы көрәшү буенча өстәмә чаралар күрергә чакырды.9200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:55Проблемаларны үзебез хәл итәргә тиеш Яңа Ибрай авыл җирлегендә традицион халык җыены узды.10700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:55Төбәк буенча иң яхшысы булды Аксубай шахматчысы Фаил Гафиятуллин Баулыда гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланган XVIII төбәк шахмат турнирында җиңү яулады.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 09:55Минималь хезмәт хакы үсте 2021 елның 1 гыйнварыннан РФ территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.10000
-
22 гыйнвар 2021 - 08:55«Узган елларда елап сорарга мәҗбүр була идек…» Аксубай районы авыл җирлекләре Советларының хисап утырышлары башланды.10800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:55Россиядә экологиягә зыян салмый торган машинага транспорт салымы бетерелергә мөмкин Двигательнең күләме 1 литрдан артмаган автомобиль сатып алучыларга субсидия бирү һәм электр транспорты җитештерүчеләрне стимуллаштыру мөмкинлеге потенциаль чаралар рәтендә карала.12200
-
21 гыйнвар 2021 - 15:55Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.12300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:55Аксубай районында яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга банктан кредит алу мөмкинлеге өчен 113 мең сум акча күчергән Интернет аша кредит алу өчен банк эзләү хатын-кыз өчен матди зыян белән тәмамланган.13800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16000
-
21 гыйнвар 2021 - 13:55Савгачта фельдшер пункты ишекләрен ачты Районда Урмандеево авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен шатлыклы, мөһим вакыйга булды – модульле ФАП ачылды.13801
-
21 гыйнвар 2021 - 12:55Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.13500
-
21 гыйнвар 2021 - 11:55Мәскәүне күргән әби Рауза әби, көн саен диярлек, тәрәзә аша, җәелеп киткән кырларга, ерактагы зәңгәрләнеп күренгән урманга, һәм дә инде, шул урман артына урнашкан туган авылы Карасуга күз сала.5200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:55Дәүләт Советында мәктәп ашханәсе пешекчеләренең хезмәт хакы турында фикер алышачаклар Татарстан парламенты депутаты Владимир Вавилов укучылар өчен әзерләнгән ризыкның сыйфатын тикшерде.12600
-
21 гыйнвар 2021 - 09:55Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.12701
-
21 гыйнвар 2021 - 08:55Ташламалы препаратлар даруханә тарафыннан ким дигәндә өч атнадан соң бирелә Аксубай районы прокуратурасы 45нче номерлы дәүләт даруханәсе тарафыннан ташламалы дарулар бирү буенча кагыйдә бозуларны ачыклаган.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 07:55Татарстан сулыкларында бер елда 92 кеше батып үлгән Узган ел җәй эссе булу сәбәпле, республика сулыкларында батып үлүчеләр артты.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика