Аксубаево
  • Рус Тат
  • Торакны күзәтү

    Мондый эшчәнлек тә бар икән бит. Безнең районда аны Чистай торак инспекциясе инспекторы Равил Гафиятуллин гамәлгә ашыра, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Равил Сәедович, торак күзәтүен тормышка ашыру функцияләре нинди оешмага йөкләнгән һәм әлеге органның бурычы нидән гыйбарәт? -Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турындагы Положениегә нигезләнеп, күпфатирлы йортларда...

    Мондый эшчәнлек тә бар икән бит.

    Безнең районда аны Чистай торак инспекциясе инспекторы Равил Гафиятуллин гамәлгә ашыра, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    -Равил Сәедович, торак күзәтүен тормышка ашыру функцияләре нинди оешмага йөкләнгән һәм әлеге органның бурычы нидән гыйбарәт?
    -Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турындагы Положениегә нигезләнеп, күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда мөлкәт хуҗаларына һәм биналардан файдаланучыларга торак-коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүгә канун таләпләрен үтәүне контрольләүне гамәлгә ашыру аның төп функцияләренең берсе булып тора. Торак инспекциясе әлеге функцияне идарәче оешмалар аша тикшерүләр оештырып һәм үткәреп тормышка ашыра.
    Аксубай муниципаль районында дәүләт торак күзәтүен гамәлгә ашыру Чистай зональ торак инспекциясенә йөкләнгән.
    Дәүләт контроле (күзәтү) органына торак законнарын бозу фактлары турындагы мәгълүматларның керүе идарә оешмаларының торак-коммуналь хезмәтләрне тәкъдим итүгә канун таләпләрен үтәмәү предметына планнан тыш тикшерү уздыру өчен нигез булып тора.
    Шул рәвешле, бары тик контрольләүне гамәлгә ашырган ТР Дәүләт торак инспекциясенә закон таләпләрен бозу фактларын раслаучы тиешле документлар тәкъдим ителгәндә генә торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш тикшерү уздырырга мөмкин.
    -Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе нинди һәм дәүләт органына мөрәҗәгать иткәндә гражданнарга нинди таләпләр куела?
    Канунга нигезләнеп, гражданин үзенең керемнәрен раслау өчен язмача мөрәҗәгать белән бергә документлар һәм материалларны яки аларның күчермәләрен тапшыра.
    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дәүләт контроле (күзәтү) органына, муниципаль контроль органына мөрәҗәгать иткән кешенең шәхесен билгеләү мөмкин түгел икән, монда шулай ук планнан тыш тикшерү үткәрүгә нигез дә була алмый.
    -Гражданин язмача мөрәҗәгать иткәндә, мөрәҗәгать юлланган органның атамасы һәм адресы яисә биләгән вазыйфасы, шулай ук мөрәҗәгатьнең, гаризаның яки шикаятьнең асылы, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме, кире җавап алу өчен почта адресы, шәхси имзасы һәм дата күрсәтелергә тиеш.
    Әгәр дә ки мөрәҗәгатьтә гражданинның фамилиясе күрсәтелми икән, әлеге очракта мөрәҗәгатькә җавап бирелмәячәк. Икенче төрле әйтсәк, аноним мөрәҗәгатьне тикшерү гамәлдә каралмаган.
    Әгәр дә язмача мөрәҗәгать тексты укырлык торышта булмый икән, мондый мөрәҗәгатькә дә җавап бирү мөмкин булмаячак һәм ул, тиешле органның атамасы яки урындагы затның исем-фамилиясе, адресы күрсәтелгән булуга карамастан, тиешле органга да, урындагы затка да юлланмаячак.
    Шул рәвешле, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүче гражданнарга, мөрәҗәгать белән бергә анда күрсәтелгән дәлилләрне исбатлаучы һәм торак-коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүгә закон таләпләрен бозу фактларын раслаучы документларны (яки аларның күчермәләрен), шулай ук дәүләт органына мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү мөмкинлеге биргән документларны да юлларга кирәк.
    Фото http://www.21.by/pub/news/2013/02/1361423167385134.jpg сайтыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: