Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәмле сүз – җанга дәва

    Иске Ибрай авылының даруханә пунктында булган унбиш минут эчендә бирегә берничә кеше кереп чыгарга өлгерде. Шул ук вакытта бирегә керүчеләрнең күбесенең дару сатып алу нияте белән түгел, ә ачык күңелле пункт мөдире Рушания Раузетдинова белән аралашу өчен кергәннәре сизелеп тора. Бина эче салкын булуга карамастан, өлкән яшьтәге кешеләр китәргә ашыкмадылар....

    Иске Ибрай авылының даруханә пунктында булган унбиш минут эчендә бирегә берничә кеше кереп чыгарга өлгерде.


    Шул ук вакытта бирегә керүчеләрнең күбесенең дару сатып алу нияте белән түгел, ә ачык күңелле пункт мөдире Рушания Раузетдинова белән аралашу өчен кергәннәре сизелеп тора. Бина эче салкын булуга карамастан, өлкән яшьтәге кешеләр китәргә ашыкмадылар. Ә Рушания Хәйдәровна аларның даруларны ничек кабул итүгә кагылышлы һәм башка сорауларына җавап бирүен дәвам итте.
    ...Туган авылына ул Казан фармацевтика училищесын тәмамлагач кайта. Ун елдан соң даруханә мөдире итеп билгеләнә. Ул вакытта Рушания Раузетдинова кулы астында тагын ике кеше-фармацевт һәм санитарка эшли. Даруханә илле койкага исәпләнгән Иске Ибрай участок хастаханәсенә дарулар тәкъдим итә, биредә Яңа һәм Иске Ибрай авыллары халкы гына түгел, тирә-як авыллардан килеп тә дәваланалар. Шуңа даруханә хезмәткәрләре кирәкле препаратларны үзләре дә әзерлиләр һәм аларның эшенә карата беркайчан да бернинди дәгъва булмый. Әмма илдә бер-бер артлы үзгәртеп корулар башлангач, Иске Ибрай участок хастаханәсен ябалар. Бүген монда бары тик көндезге стационар гына эшли. 2002 елда даруханә хезмәткәрләрен дә кыскарталар, ул даруханә пункты булып кына кала һәм анда бары тик мөдир генә эшли. Рушания Хәйдәровна бүген дарулар сату белән генә чикләнми, санитарка хезмәтен дә башкара.
    Авыл кешеләренең даруханә пункты мөдирен ихтирам итүләре күренеп тора. Бина почмагындагы урындык бер дә буш тормый. Бирегә килгән өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр даруханә мөдиренең клиентларга хезмәт күрсәткәнен күзәтеп, озак кына утырып китәләр. Рушания Хәйдәровна шул арада алар белән аралашырга, ерак шәһәрләрдә яшәүче балалары, оныклары турында сорашырга да өлгерә. Тәмле сүз, игътибар теләсә нинди дарудан да яхшырак, дип юкка гына әйтелми шул.
    Кирәк булганда, Рушания Хәйдәровна клиентларга теге яки бу төнәтмәне ничек кайнатырга, сакларга кирәклеге турында киңәшләр дә бирә.
    Бүген авыл хуҗалыгы производствосында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарның пения акчасы зур түгел һәм аның яртысы дарулар сатып алуга китә, шуңа мондый киңәшләр дә артык түгел.
    Авыл кешеләре иртән иртүк табиблар язып биргән даруларны гына сатып алып калмыйча, ачык күңелле Рушания Хәйдәровна белән аралашып сөйләшер өчен дә даруханә пунктына ашыгалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: