Аксубаево
  • Рус Тат
  • Территория бер – түбәләре аерым

    Соңгы елларда җитештерүче-эшмәкәрләргә аеруча зур игътибар бирелә. Татарстанда технопарклар, технополислар һәм сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Соңгысы безнең районда да бар. Аны әйтеп үткән төшенчәләрне әле беркем дә белмәгән чакта, кайчандыр бөтен республикага дан казанган "Мелиорация ПМК" базасында булдыралар. Ул ун елдан артык вакыт элегрәк бер генә максатларда булдырыла- күләме дүрт...

    Соңгы елларда җитештерүче-эшмәкәрләргә аеруча зур игътибар бирелә.


    Татарстанда технопарклар, технополислар һәм сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Соңгысы безнең районда да бар. Аны әйтеп үткән төшенчәләрне әле беркем дә белмәгән чакта, кайчандыр бөтен республикага дан казанган "Мелиорация ПМК" базасында булдыралар. Ул ун елдан артык вакыт элегрәк бер генә максатларда булдырыла- күләме дүрт гектардан артык булган мәйданны туздырмаска, монда булган барлык җитештерү биналарын, контора бинасын саклап калырга. Менә шул чакта территорияне арендага бирә башлыйлар да инде. Беренче мәлне монда тугыз хуҗа "пропискага" керә. Бүгенгесе көндә территория җиде зонага бүленгән-монда инде тамыр җәйгән яшь эшмәкәрләр хуҗалык итә: Леонид Охотников, Рәфис Әгъләмиев, Сергей Сандимиров, Руслан Вәлиев. Эшмәкәрләр күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге зур-халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, агач эшкәртү, арболит блоклар җитештерү, шиномонтаж, автомобиль юу цехы, җиһаз һәм пластик тәрәзәләр җитештерү, кафе һәм кунакханә. Моңа өстәп, эшмәкәрләр кешеләрне эш белән тәэмин итәләр, район бюджетына салым түлиләр. Мәсәлән, эшмәкәр Руслан Вәлиевта уналты кеше эшли, Алексей Федоров һәм Юрий Овчинниковта-ун, ә калганнарында ким дигәндә-дүртәр. Эш күп булганда эшләүчеләр саны күпкә арта да әле.
    Сәнәгать мәйданчыгын булдыручы беренче кеше-эшмәкәр Леонид Охотников. Аны районда гына түгел, ә инде республикада да яхшы беләләр. Аның төп эше- тимерне сәнгатьле чүкеп төрле формадагы коймалар, чардуганнар, капкалар һәм эскәмияләр ясау һ.б.
    -Узган елда муниципаль заказ буенча эшләдек-үзәк паркка эскәмияләр ясадык, мәчет, Ташлы чокыр янын әйләндереп алган коймаларны да без ясадык,-дип сөйли Леонид.
    Эшмәкәр ирешелгән уңышлары белән генә чикләнергә җыенмый, шул ук территориядә үз кибетен ачкан, җиһаз сату белән шөгыльләнә. Тәҗрибәле эшмәкәр буларак, ул бер урында таптанмый- кибеткә кергән бер генә кеше дә буш кул белән китмәсен өчен, планнарын алдан ук төзи.
    -Сәнәгать мәйданчыгы район кешеләре, аеруча төзелеш алып баручылар өчен уңай- монда нигез салу өчен цемент кына түгел, ә инде түбә өчен профнастил да сатып алырга мөмкин,- дип сөйли башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев. -Бездә күләме1,5 гектар мәйданы булган тагын бер мәйданчык бар. Без эшне оештыру өчен инвентарь көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: