Аксубаево
  • Рус Тат
  • “ТАТМЕДИА“ АҖнең “#ДобрыеНовостиТатарстан“ акциясе старт алды

    5 сентябрьдән 11нә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" акциясе үтә. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Күренекле татарстанлыларның күбесе акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" идеясен, үзенең Instagram һәм "ВКонтакте" битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен урнаштырып, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады. "ТАТМЕДИА" АҖ акциясенең максаты...

    5 сентябрьдән 11нә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" акциясе үтә.

    Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Күренекле татарстанлыларның күбесе акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" идеясен, үзенең Instagram һәм "ВКонтакте" битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен урнаштырып, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады. "ТАТМЕДИА" АҖ акциясенең максаты - чын мәгънәсендә ярдәмгә һәм хуплауга мохтаҗ кешеләрне бәхетле итеп, игелекле гамәлләр кылган кешеләр турында бөтен республикага бәян итү. "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясендә үзенең игелекле гамәле яки якыннары, дусларының ихлас ярдәмгә мотаҗ булган кешегә ничек ярдәм итүләре турында сөйләп, республиканың теләгән һәр кешесе катнаша ала. Игелекле яңалыклар белән уртаклашу өчен бары тик "ВКонтакте" (vk.com/tatarinform) социаль челтәрендә "Татар-информ" мәгълүматлар агентлыгы төркеменә, "Предложить новость" төймәсенә басып, игелекле эш турында хәбәр җибәрергә генә кирәк. "Татар-информ" хәбәрчеләре юлланган яңалыкны республика алдынгы мәгълүматлар агентлыгының беренче битендә бастырачак. Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз һәм алар турында безгә дә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга җиткерәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: