Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанның саф урманнары

    Табигать ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча үткәрелгән әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе - "Татарстанның саф урманнары" табигать саклау акциясе. Әлеге акцияне үткәрү республика һәм районда күркәм гадәткә әверелде. Урманнарда экологик, санитария эпидемиологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге программа биш елдан артык эшләп килә инде. Ел саен ул...

    Табигать ярдәмгә мохтаҗ.

    Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча үткәрелгән әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе - "Татарстанның саф урманнары" табигать саклау акциясе. Әлеге акцияне үткәрү республика һәм районда күркәм гадәткә әверелде. Урманнарда экологик, санитария эпидемиологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге программа биш елдан артык эшләп килә инде. Ел саен ул ике тапкыр - язын һәм көзен үткәрелә.

    Чынлап та, теләпме, әллә теләмичәме, адәм заты әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итә ала.

    - Урманнарда ял итү урынннарында булганда, урманга яки урман яны автоюллардан читтәрәк, еш кына юлчылар ташлап калдырган чүп-чарга тап буласың, - дип сөйли Аксубай урманчылыгының баш урманчы урынбасары Юрий Сазонов. - Монарга һич тә юл куярга ярамый, чөнки табигать иминлеге өчен кеше җаваплы.

    Акция кысаларында агымдагы елның апрель-май айларында бихисап игелекле эшләр башкарылды. Санитар чистарту буенча шимбә өмәләрендә нигездә Аксубай урманчылыгының урманны саклау бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты.

    Алар Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә бик тә тырышып эшләделәр - чүп-чарны җыйдылар, ял итү зонасын тәртипкә китерделәр. Урманчылар, урман участогында җыелган егерме кубометрдан артык чүп-чар җыеп, аны полигонга төяп озаттылар.

    2016 елның 15 сентябрендә "Татарстанның саф урманнары" акциясенең көзге этабы старт алды. Табигатьне саклау акциясенең көзге этаб программасына автомобиль юллары, табигать ял итү объектлары янындагы территорияләрне чүп-чардан арындыру чаралары кертелгән.

    Табигатьне саклау акциясендә укучылар, хезмәт коллективлары, гаиләләр, аерым кешеләр, кыскасы, туган як табигатенә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Аксубай урманчылыгының урманны саклау бүлеге хезмәткәрләре барлык аксубайлыларны да әлеге акциягә кушылып, урманнарны тагын да чистарак итәргә чакыра.

    Фото: kazanfirst.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: