Аксубаево
  • Рус Тат
  • Танылган якташыбыз истәлегенә турнир

    Аксубай яшьләр үзәгендә якташ шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган шахмат турниры уздырылды. Интеллектуаль турнир көне буена сузылды дисәк тә була. Ярышларда дистәләгән интеллектуаллар катнашты. 1998 елда туган кызлар арасында призлы урыннарны Ильвира Салахова (Аксубай лицее), Юля Муртазина (2нче мәктәп), Аня Салахова (2нче мәктәп) алды. Егетләр арасында беренче урында Игорь Белов (2нче...

    Аксубай яшьләр үзәгендә якташ шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган шахмат турниры уздырылды.

    Интеллектуаль турнир көне буена сузылды дисәк тә була. Ярышларда дистәләгән интеллектуаллар катнашты. 1998 елда туган кызлар арасында призлы урыннарны Ильвира Салахова (Аксубай лицее), Юля Муртазина (2нче мәктәп), Аня Салахова (2нче мәктәп) алды. Егетләр арасында беренче урында Игорь Белов (2нче мәктәп), икенче урында Никита Убейкин (2нче мәктәп), өченче урында Муса Нәсыйбуллин (Иске Кыязлы урта мәктәбе). Бәйгедә берничә тапкыр спорт чемпионы исемен яулаган шахматчыларның катнашуы ярышларга җан өрде. Олылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында Савелий Купцов, икенче урында Михаил Водышев, өченче урында Анатолий Калмыков. Барлык җиңүчеләр дә ДЮСШ исеменнән грамоталар һәм медальләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: