Аксубаево
  • Рус Тат
  • Талпан утырган икән – хастаханәгә йөгер

    Талпан энцефалиты вирусы һәм талпан боррелиозы белән, җенескә һәм яшькә бәйсез рәвештә, һәркем зарарлана ала, дип искәртәләр Роспотребнадзор бүлеге белгечләре. Әгәр сез тәнегездә талпан таптыгыз икән, аны алдыру һәм тикшерүгә җибәрү өчен, ашыгыч рәвештә район үзәк хастаханәсенә табиб-хирургка яки травматолог-ортопед табибенә, яки йогышлы авырулар табибенә, яисә хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә...

    Талпан энцефалиты вирусы һәм талпан боррелиозы белән, җенескә һәм яшькә бәйсез рәвештә, һәркем зарарлана ала, дип искәртәләр Роспотребнадзор бүлеге белгечләре.

    Әгәр сез тәнегездә талпан таптыгыз икән, аны алдыру һәм тикшерүгә җибәрү өчен, ашыгыч рәвештә район үзәк хастаханәсенә табиб-хирургка яки травматолог-ортопед табибенә, яки йогышлы авырулар табибенә, яисә хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итегез.

    Талпанда энцефалит вирусы табылуын раслаган кан анализыннан уңай нәтиҗә алганнан соң, ашыгыч рәвештә - талпан утырган моменттан 96 сәгатьтән дә соңга калмыйча (талпан боррелиозы очрагында - 5 көннән дә соңармыйча), талпанга каршы иммуноглобулин салу һәм алга таба диспансер күзәтүе узу өчен мәҗбүри медицина иминияте буенча беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә.

    Фото: s13.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: