Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сулыклардагы юка боздан сак булыгыз

    Түбән һава температурасы әкренләп сулыкларны биләп ала. Шулай да, боз әле аның хәтле нык түгел һәм куркыныч тудыра. - Боз катламы - су өстендә күчми торган ныклы боз япмасы барлыкка килүгә бик ерак әле, - дип искәртеп үтте районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Әлбәттә, барыбыз да кышның тиз һәм...

    Түбән һава температурасы әкренләп сулыкларны биләп ала. Шулай да, боз әле аның хәтле нык түгел һәм куркыныч тудыра.


    - Боз катламы - су өстендә күчми торган ныклы боз япмасы барлыкка килүгә бик ерак әле, - дип искәртеп үтте районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Әлбәттә, барыбыз да кышның тиз һәм пычракларсыз гына килеп җитүен телибез. Тик, кагыйдә буларак, октябрь-ноябрь айларында түбән температураларны югарысы алыштыра. Хәзерге вакытта бернинди очракларда да бозга аяк басмаска киңәш ителә. Коткаручылар мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән аңлату әңгәмәләре оештырдылар - алда бит көзге каникуллар һәм һәрбер ата-ананың да балаларын караучы белән калдырырга мөмкинлеге юк. Ул шулай ук кыш көне балык тотарга яратучыларга да мөрәҗәгать итә, чөнки соңгы елларда Аксубай балыкчылары җәйге балык тоту белән генә чикләнеп калмыйча, кышын Татарстанның зур сулыкларына да, район елгаларына да чыгалар. Кешене бозда сагалап торучы хәвеф-хәтәрләр аз түгел, болар боз ярылып китеп суга чуму, ватылулар, чикләнгән күрү шартлары - төн, томан, кар яву. Аеруча да куркыныч һәм ышанычсыз очрак булып, кар белән капланган боз тора.

    Боз аның калынлыгы түбәндәге авырлыкка туры килгән очракта гына ышанычлы була. Бер кешене күтәрү өчен җиде сантиметрдан югары булган боз калынлыгы кирәк. 12 сантиметрдан артык боз калынлыгында шугалак ясап була.15 сантиметрдан артык калынлыктагы боз өстендә җәяүлеләр чыгу өчен юл ясап була. Җиңел машиналар йөрү өчен бозның калынлыгы 30 сантиметр булырга тиеш.

    Шуңа карамастан сезгә боз өстенә чыгарга туры килеп, боз ватылса, әлеге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
    паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегезне ыргытыгыз, йөзеп торыгыз, ярдәмгә чакырыгыз; киң колач җәеп боз читенә тотыныгыз, көчле агым булганда аякларыгызны бөкләгез, су тулган аяк киемегезне салыгыз;
    бозны ватарга тырышмагыз, күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны чиратлап боз өстенә тартып алыгыз;
    башыгызны су өстендә тотыгыз, һәрдаим ярдәмгә чакырыгыз. Сай сулыкларда су төбеннән этелеп китәргә яисә төптән бозны ватып барып, ярга таба хәрәкәт итәргә була. Тирән сулыкларда исә боз читенә таянырга, аңа күкрәк белән ятарга, бозга чиратлап аякны чыгарырга, чыккач, ярга үрмәләп яки килгән юнәлештә шуышып барырга кирәк. Боз өстендә яткан халәттә генә булырга ярый. Нык булмаган боз ватылып, анда кеше төшеп китүнең шаһиты булырга туры килсә, һәм бу хәл ярдан ерак булмаса, иң беренче чиратта аңа үзегезнең ярдәмгә килүегез турында хәбәр итәргә кирәк, бу аңа кыюлык өстәр, аннары аңа җеп, шарф, озын чыбык яисә такта сузыгыз. Озын бөкләнә торган чыбык алып, аны ике очыннан да тотып, уртасын зыян күрүчегә турылап, аны судан тартып алырга мөмкин. Әгәр җеп-фәлән булмаса, зыян күрүче янына үрмәләп килергә, кулны биреп, киеменнән тотып, судан тартып чыгарырга кирәк. Тик боз ватылган урынга бармагыз.

    Кешеләр беренче ярдәм күрсәткәндә, егылып төшүчене кайнар душ астында коендырып, алкоголь эчерергә яки кар белән ышкырга кирәк дигән фикердә. Тик табиблар бу хәлгә зур җаваплылык белән карарга киңәш итәләр.
    - Беренче чиратта, тиз арада җылы бинага барып җитәргә һәм юеш киемнәрне салырга кирәк. Бернинди очракта да кулларны һәм аякларны ышкымаска (болай эшләгәндә аяк-куллардан салкын кан тән буйлап хәрәкәт итеп башка китә. Мондый салкынаю йөрәк туктавына сәбәп булырга мөмкин, - дип кисәтә Аксубай район үзәк хастаханәсенең профилактика бүлеген җитәкләүче Люция Исмәгыйлова. - Кайнар сыеклыклар эчмәгез ( тәндә көчле кан әйләнеше башланачак). Юрганга төренеп, әз йотымнар белән генә кофеинсыз җылы сыеклык эчәргә киңәш ителә. Һәм, әлбәттә инде, организмның туңуы сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә тискәре йогынты ясавын белер өчен табиб чакыртырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: