Аксубаево
  • Рус Тат
  • Су өчен биш йөз сум түлиләрме?

    Май аенда аксубайлылар су өчен 500 сум түләү турында квитанцияләр алдылар. Өйдә су санагыч куелган булуга яки ул норматив буенча исәпләнелүгә бәйсез рәвештә. Һәм бу район үзәге халкының ачуын кабартты. Прокуратурага әлеге хәлгә аңлатма кертү хакында мөрәҗәгать керде. Прокуратура үз тарафыннан коммунальчылардан әлеге түләүләрнең канунлымы, түгелме икәнлеген аңлатуны таләп итте....

    Май аенда аксубайлылар су өчен 500 сум түләү турында квитанцияләр алдылар.

    Өйдә су санагыч куелган булуга яки ул норматив буенча исәпләнелүгә бәйсез рәвештә. Һәм бу район үзәге халкының ачуын кабартты. Прокуратурага әлеге хәлгә аңлатма кертү хакында мөрәҗәгать керде. Прокуратура үз тарафыннан коммунальчылардан әлеге түләүләрнең канунлымы, түгелме икәнлеген аңлатуны таләп итте.

    "Аксубай ТКХ МПП" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Игорь Шугаев аңлатканча, халыкка салкын су өчен бәя кулланылган бер куб метр суның күләме һәм бәясеннән чыгып формалаша.

    Кулланылган су күләме салкын суга куелган санагыч буенча билгеләнә, ә ул булмаган очракта норматив буенча. Салкын суны куллану күләме фатирда (өйдә) яшәүче бер кешегә карата расланган, аның күләме торакның төзеклегенә һәм төренә бәйле, монда шулай ук малларга эчертү, мунча, бакчага сиптерү өчен кулланылган нормативлар да керә (бер квадрат метр участок өчен май аеннан алып сентябрь аен да кертеп).

    Ә тариф ТР Дәүләт комитеты карары белән 2015 елның ноябрь аеннан билгеләнгән - 1 куб метр су өчен 17 сум 4 тиен күләмендә расланган.

    - Квитанцияләрдә күрсәтелгән 500 сум күләмендәге бәя безнең тарафтан май аенда халыкка тәкъдим ителгән суның гомуми күләменнән чыгып, уртача билгеләнде. Халык хезмәтләр өчен элеккечә режимда түли. Санагычлары булган йорт (фатир) хуҗалары - агымдагы күрсәткечләргә нигезләнеп, санагычлар булмаганда исә тупланган нормативлар буенча (монда яшәүчеләр саны, мунча, су сиптерелгән участок керә) түли, - дип аңлатты Игорь Шугаев.

    Аксубай прокуратурасында да хәлгә аңлатма керттеләр.

    Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов сүзләренә караганда, гражданнарның торак-коммуналь тармакка кагылышлы хокукларны үтәүне күзәтү практикасыннан билгеле булганча, ни кызганыч, гражданнарның барысы да күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр һәм күп фатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешле тәртиптә тоту һәм ремонт эшләре өчен намуслы түләмиләр, ә бу үз чиратында хезмәт күрсәтүләрне чикләүгә яки туктатуга китерә. Торак бина хуҗасының торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү бурычы - мөлкәт хуҗасы булган моменттан, ә арендага алучының яки торак бинадан вакытлыча файдаланучының тиешле килешү төзегәннән соң гамәлгә керә. Кулланучы тәкъдим ителгән коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түләмәгәндә, ресурслар белән тәэмин иткән оешманың, кулланучыны 30 көн алдан язмача кисәтү ясау юлы белән, коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүне чикләргә яки туктатырга хакы бар.

    - Шуны билгеләп үтү зарур, әйтик, табигый газ белән тәэмин итүче абонентка газ бирүне туктату турындагы хәбәрне аны туктаткан көнгә кадәр 20 көн алдан җиткерергә бурычлы, - дип билгеләп үтте Ленар Яфизов. - Шул рәвешле, ресурслар белән тәэмин итүче оешма, канун тарафыннан билгеләнгән чикләү (туктату) процедураларын үтәү шартларында, намуссыз кулланучыларга коммуналь хезмәтләрне тәкъдим итүне чикләргә яки туктатырга тулы хокуклы.

    Фото: realty.dmir.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: