Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шәһәр халкы канәгать калды

    Шимбә көнне Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян хуҗалыклары җитештергән яшелчә, ит, май, ярма әйберләре - барлыгы утызга якын төр продукция тәкъдим ителде. Республика башкаласының Идел буе районы базарында 32 берәмлек йөк техникасында алып барган бөтен төр продукция дә санаулы минутлар эчендә сатылып бетте. Табыш...

    Шимбә көнне Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян хуҗалыклары җитештергән яшелчә, ит, май, ярма әйберләре - барлыгы утызга якын төр продукция тәкъдим ителде.

    Республика башкаласының Идел буе районы базарында 32 берәмлек йөк техникасында алып барган бөтен төр продукция дә санаулы минутлар эчендә сатылып бетте. Табыш өч миллион ярым сумнан артык тәшкил итте. Шәһәр халкы ниндидер продукцияне үз итте дип аерып әйтү кыен, алар ярминкәдә тәкъдим ителгән бар нәрсәне дә күз ачып йомганчы сатып алып бетерделәр. Мисалга, 40 тонна - ашлык, 15 тонна - катнашазык, сыер ите -биш, дуңгыз ите - дүрт тонна, ярты тонна кош ите һәм бал сатылды. Аксубайлылар шәһәр халкына сигез тонна сөт кенә саттылар!
    Ярминкәдә, һәрвакыттагыча, крестьян хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне тәкъдим иткән районның авыл җирлекләре дә актив катнашты.
    Авыл хуҗалыгы продукциясе хәзерләү бүлеге начальнигы Минвазыйх Минеголов сүзләренә караганда, районның мәдәният хезмәткәрләре дә сынатмадылар.
    Җиңү проспектындагы ярминкәгә килгән Республика Президенты аппараты һәм Идел буе районы хакимияте вәкилләре аксубайлылар тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе ассортиментыннан канәгать калдылар һәм район башлыгы Камил Гилмановка башкаланы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү эшендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәләр. Бу безнең өчен төгәл ике атнадан кабат оештырылачак чираттагы ярминкәдә катнашуыбызга ышаныч буларак яңгырады.Шимбә көнне Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян хуҗалыклары җитештергән яшелчә, ит, май, ярма әйберләре - барлыгы утызга якын төр продукция тәкъдим ителде.

    Җиңү проспектындагы ярминкәгә килгән Республика Президенты аппараты һәм Идел буе районы хакимияте вәкилләре аксубайлылар тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе ассортиментыннан канәгать калдылар һәм район башлыгы Камил Гилмановка башкаланы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү эшендә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәләр. Бу безнең өчен төгәл ике атнадан кабат оештырылачак чираттагы ярминкәдә катнашуыбызга ышаныч буларак яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: