Аксубаево
  • Рус Тат
  • "Сельская новь" район газетасы призына XXV турнир онлайн узачак

    Район газетасы призына традицион шахмат турниры быел онлайн-режимда узачак. Без коронавирус йогышы таралуга бәйле саклык чараларын үтәргә мәҗбүр.

    XXV турнир җомга көнне, 2020 елның 6 ноябрендә, "Шахмат планетасы" порталында онлайн-режимда оештырылачак. Башлана 20.00 сәгатьтә.

    Вакыт контроле – 5' + 0", 7 тур. Теркәлү өчен http://chessplanet.ru/pages/game-zone сылтамасы аша узарга – шахмат планетасы клиентын күчереп алырга (ПК яки телефон аша), аннары "Турнирлар" битендә "Сельская новь" газетасы призына турнирны табарга һәм "Катнашырга" төймәсенә басарга.

    Кодлы сүз: Сухалов.

    Баш хөкемдар – Горбунов Геннадий Валерьевич

    Турнирны «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы, "Сельская новь" газетасы редакциясе район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә үткәрә. Анда катнашу өчен төрле яшь категорияләрендәге интеллектуаль спорт төрен яратучылар, шахматка битараф булмаган кешеләр чакырыла.

    Җиңүчеләргә һәм призерларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр тапшырылачак, алар шулай ук 2021 елның I яртыеллыгына подписка белән дә бүләкләнәчәк.
    0+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: