Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сайлаулар өчен бүләк

    Президент аппараты һәм Татарстанның Үзәк сайлау комитеты V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны уңышлы үткәргәннәре өчен Аксубай районы участок сайлау комиссияләре рәисләрен бүләкләде. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, районда сайлау компаниясенең уңышлы үтүен беренчел ячейкалар - участок сайлау комиссияләре һәм шулай ук рәис Галина Маланчева һәм аның сәркатибе Татьяна Леонтьева...

    Президент аппараты һәм Татарстанның Үзәк сайлау комитеты V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны уңышлы үткәргәннәре өчен Аксубай районы участок сайлау комиссияләре рәисләрен бүләкләде.


    Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, районда сайлау компаниясенең уңышлы үтүен беренчел ячейкалар - участок сайлау комиссияләре һәм шулай ук рәис Галина Маланчева һәм аның сәркатибе Татьяна Леонтьева җитәкчелегендәге территориаль сайлау комиссиясе тәэмин итте, дип билгеләп үтте.

    Территориаль сайлау комиссиясе рәисе V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлап тавыш бирүне югары дәрәҗәдә әзерләгән һәм оештырган өчен Татарстан Президенты аппаратыннан Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Территориаль сайлау комиссиясе сәркатибенә депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны үткәрүне уңышлы оештырганы өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе тапшырылды.

    Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау чорында Аксубай районында 49 участок һәм бер территориаль сайлау комиссиясе эшләде. Иске Ильдеряк, Иске Кыязлы һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә Татарстанда старт алган яңа проект кысаларында электрон тавыш бирү үткәрелде.

    Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Баланда участок сайлау комиссиясе рәисе Любовь Башатова һәм Чуаш Енорускиносы участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Крылова (әлеге участок- та быел электрон тавыш бирү үткәрелде) да бар иде.
    - Участок сайлау комиссияләренең нигезе ышанычлы, мондагы кешеләр үз эшләренә җаваплы карыйлар, Татарстан Президентын һәм урыннарда депутатлар корпусын сайлау буенча киләсе сайлаулар да шулай ук уңышлы үтәчәк, - дип билгеләп үтте район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: