Аксубаево
  • Рус Тат
  • Савымчылар уңышы

    «Аксу Агро» ООО мегафермасында савымчылар ике сменада эшлиләр һәм көненә 12 тоннадан артык сөт савып алалар. Әлеге казаныш заманча һәм чит илдә эшләнгән җиһазлар белән җиһазландырылган терлекчелек комплексы өчен чик булмаса да, ул район агрофирмасы бүлекләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, комплекста терлекчелектән тиешле...

    «Аксу Агро» ООО мегафермасында савымчылар ике сменада эшлиләр һәм көненә 12 тоннадан артык сөт савып алалар.


    Әлеге казаныш заманча һәм чит илдә эшләнгән җиһазлар белән җиһазландырылган терлекчелек комплексы өчен чик булмаса да, ул район агрофирмасы бүлекләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, комплекста терлекчелектән тиешле продукция алу өчен барлык шартлар тудырылган һәм, әлбәттә инде, америка сыерларының безнең шартларга яраклашуы белән сөт җитештерү күләме дә артачак.
    Без савым комплексына килгән көнне сыер савучылар Миләүшә Зиннурова, Гөлфинур Хәмитова, Гүзәлия Сәрвәрова һәм Рузалия Гатауллина (рәсемдә) терлекләргә хезмәт күрсәтәләр иде. Әлеге цех аша көн агымында меңләгән баш мөгезле эре терлек үтүенә карамастан, биредә бөтен җирдә дә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Мегаферманың сыер саву залын үзенә бертөрле сөт саву фабрикасы дип атарга була. Савымчылар сыерларның бер өлешен савымга әзерлиләр, икенчеләре савыла, өченчеләре процедуралар кабул итәләр. Терлекчеләрнең савым көтүенә карата аерым мөнәсәбәтен билгеләп үтми булмый, шулай ук берне бозаулаган америка сыерлары да аерым игътибарда. Агрофирма җитәкчесе Вәлиҗан Җәләлетдинов сүзләренә караганда, терлекче хатын-кызлар үзләренең вазифаларына намуслы карыйлар, барлык процедураларны югары дәрәҗәдә үткәрәләр, шуңа күрә мегаферма коллективының эш нәтиҗәләре дә начар түгел. Әгәр безнең гадәти фермаларда сыер савучылар савымга көненә ике тапкыр-иртән һәм кич белән килеп, 50 баштан артыграк сыерларга хезмәт күрсәтеп өйләренә кайтып китсәләр, Ибрай мегафермасында исә алар сменалап эшлиләр һәм сыерларны тәүлегенә өч тапкыр савалар. Бер сауганда, бозаулаган һәм бозаулату бүлегендәге сыерларны исәпкә алмаганда, 800 гә якын сыер савыла. Нәтиҗәдә эшкә килгән дүрт савымчы үзләренең тәрбиясендә булган сыерларны смена дәвамында саву белән шөгыльләнәләр. Икенче төрле әйткәндә, сыерларны бер тапкыр савып чыгу белән, кабат икенче савым вакыты җитә, аннан соң икенчесенеке... Савымчылар үз эшләреннән һәм хезмәт хакыннан канәгать, алар аена 8-12 мең хезмәт хакы алалар.
    -Безнең савымчылар һәрвакыт игътибар үзә-гендә, - дип сөйли генераль директор Вәлиҗан Җәлалетдинов,- ә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан фидакарь хезмәтләре өчен алар аерым мактау сүзләренә лаек. Форсаттан файдаланып, агрофирманың хатын-кызлар коллективын, шул исәптән районның хөрмәтле хатын-кызларын язның беренче бәйрәме-8 март белән котлап, аларга ныклы гаилә учагы, ышанычлы терәк, сәламәтлек һәм иминлек телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: