Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: гөмбә

    Гөмбә сезоны башлану белән үк халык урманга ашыга. Гөмбә җыю - ял итүнең иң яхшы төрләренең берсе. Ләкин еш кына иң оста гөмбәченең дә кәрзиненә агулы гөмбәләр эләгә. - Гөмбә җыйганда, белем һәм осталык булса да, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, - дип искәртте Роспотребнадзор белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Урманда үзегез...

    Гөмбә сезоны башлану белән үк халык урманга ашыга.

    Гөмбә җыю - ял итүнең иң яхшы төрләренең берсе. Ләкин еш кына иң оста гөмбәченең дә кәрзиненә агулы гөмбәләр эләгә.

    - Гөмбә җыйганда, белем һәм осталык булса да, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, - дип искәртте Роспотребнадзор белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Урманда үзегез яхшы белгән гөмбәләрне генә җыегыз. Ал гөмбәне дә тулысынча кисеп алырга тырышыгыз. Бу аларны агулы гөмбә белән бутамаска ярдәм итәчәк. Беркайчан да артык өлгергән, ямьшәлгән һәм кортлы гөмбәләрне җыймагыз. Билгесез гөмбәләргә кагылырга һәм тәмен кабып карарга һичшиксез ярамый. Юллардан ерак булмаган гөмбәләрне җыярга киңәш ителми - алар экологик агуларны сеңдерәләр һәм безгә билгеле каен гөмбәсе дә юл янында үсеп агуланырга һәм ашаганнан соң хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. 3 яшькә кадәрле балаларга гөмбә ашату тыела. Әгәр гөмбәләрне базарда сатып аласыз икән, берничә төрле гөмбә кушылганнарны беркайчан да алмагыз. Төрләргә бүленгән гөмбәләрне генә сату рөхсәт ителә. Бөер, бавыр һәм ашказаны, эчәк авырулары булганда гөмбә ашау киңәш ителми.

    Шул ук көнне яки икенче көннең иртәнге сәгатенә кадәр үк гөмбәләр эшкәртелергә тиеш.

    Ботулизм исемле катлаулы чир турында аерым билгеләп үтәргә кирәк. Белегез - санитар кагый-дәләр белән өй шартларында консервланган гөмбәләр сату катгый тыела. Ботулотоксин бары тик 0,5 сәгать кайнатудан соң гына юкка чыкканын истә тотып, маринадланган гөмбәләрне тиешенчә термик эшкәртелгәннән соң гына кулланырга ярый.

    Фото: i.artfile.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: