Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз, еланнар!

    Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: Татарстанда агулы кара елан чагу очраклары ешайган. Аксубай районында елан чагып мөрәҗәгать итүче булмады, дип белдерде үзәк шифаханә баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. Торак пунктлар чикләренә чыкканда үтә дә сак булыгыз. Еланнар юл кырыйларында да ятырга мөмкин. Алар көннең кызу вакытында аеруча да куркыныч. Әгәр дә...

    Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: Татарстанда агулы кара елан чагу очраклары ешайган.

    Аксубай районында елан чагып мөрәҗәгать итүче булмады, дип белдерде үзәк шифаханә баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.

    Торак пунктлар чикләренә чыкканда үтә дә сак булыгыз. Еланнар юл кырыйларында да ятырга мөмкин. Алар көннең кызу вакытында аеруча да куркыныч.

    Әгәр дә сез үз юлыгызда еланны очраткансыз икән, әлеге иминлек кагыйдәләрен үтәү мөһим:

    1. Аны читләтеп үтәргә тырышыгыз - кара еланнар үзләре беренче ташланмый.

    2. Кара елан сезнең дача йорты территориясендә яши дип куркырга кирәкми, чөнки алар кешеләр янәшәсендә булуны яратмый.

    3. Кара еланны таяк яки себерке белән куркытып була.

    4. Елан чаккан очракта ашыгыч рәвештә табибкә мөрәҗәгать итәргә!

    Әгәр дә елан чаккан икән, беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга (ашыгыч хезмәт номеры -112) яки якындагы медицина учреждениесенә барырга, аннан соң яраланган урыннан елан агуын сытып чыгарырга тырышырга, чаккан урынны йод белән эшкәртергә, стериль бәйләвеч куярга. Чаккан кул яки аякны хәрәкәтләндерергә ярамый, зыян күргән кешегә күп күләмдә сыеклык эчерергә һәм тынычлыкта калдырырга. Исегездә тотыгыз: алкоголь елан агуын организмнан чыгаруны кыенлаштыра!

    Жгут салырга ярамый!!!

    - Әлеге гади кагыйдәләр сезгә сәламәтлегегезне һәм гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк, - дип сүзен йомгаклады табиб.

    Сәламәтлек саклау министрлыгы материаллары буенча.

    Фото: ukusili.net

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: