Аксубаево
  • Рус Тат
  • Роспотребкүзәтү тәмәке тартуга каршы

    Бу турыда Роспотребкүзәтү идарәсенең төбәк бүлеге белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сөйләде. Бүлек хезмәткәрләре рейдларга чыгалар, районның белем бирү оешмалары янында урнашкан сәүдә нокталарын тикшерәләр. Тәмәке продукциясен сату буенча эшчәнлекне туктату турындагы биш гариза судка җибәрелгән. Әлеге дәгъваларның барысын да суд канәгатьләндергән. Роспотребкүзәтү игътибарыннан социаль объектлар да төшеп калмаячак. -Учреждениегә кергән урында...

    Бу турыда Роспотребкүзәтү идарәсенең төбәк бүлеге белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сөйләде.


    Бүлек хезмәткәрләре рейдларга чыгалар, районның белем бирү оешмалары янында урнашкан сәүдә нокталарын тикшерәләр. Тәмәке продукциясен сату буенча эшчәнлекне туктату турындагы биш гариза судка җибәрелгән. Әлеге дәгъваларның барысын да суд канәгатьләндергән. Роспотребкүзәтү игътибарыннан социаль объектлар да төшеп калмаячак.

    -Учреждениегә кергән урында ук тәмәке тартуны тыйган билге эленеп торырга тиеш, - дип ассызыклады Андрей Сергеевич. - Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны кисәтү буенча эш алып барыла. Бүлек җитәкчесе шәхсән үзе мәктәпләрдә лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрә, мәктәп директорлары киңәшмәләрендә катнаша. Агымдагы елның ун аенда Роспотребкүзәтүнең ТР буенча Идарәсе белгечләре тәмәке продукциясе белән сату итүче 301 объектны тикшерделәр. Шуларның 64ендә канун бозу очрагы теркәлгән. 108 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 26сы - юридик затлар, 71е - урындагы кешеләр һәм 11 гражданин. Административ штрафларның гомуми суммасы бер миллион сумнан артык тәшкил итә.

    -"Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене исеннән гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм тәмәке тарту нәтиҗәләре турында"гы Федераль канунның үтәлешен күзәтү буенча чаралар дәвам итәчәк, - дип ышандырды Андрей Тимирясов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: