Аксубаево
  • Рус Тат
  • Роман язарлык тормыш

    Ирле-хатынлы Фәтхуллиннарның тормыш юлы бер роман язарлык вакыйгаларны үзенә сыйдырган. 88 ел дәверендә илебез кичергән сынауларны алар үз йөрәкләре аша үткәрәләр. Бигрәк тә бала чагы һәм сугыш еллары Зиннәтулла Сөнгатуллович хәтерендә тирән эз калдыра. ...Урак өсте тәмамлангач, унөч яшьлек малай мөстәкыйль рәвештә Амәттән ( ул биредә дөньяга килә һәм балалык...

    Ирле-хатынлы Фәтхуллиннарның тормыш юлы бер роман язарлык вакыйгаларны үзенә сыйдырган.


    88 ел дәверендә илебез кичергән сынауларны алар үз йөрәкләре аша үткәрәләр. Бигрәк тә бала чагы һәм сугыш еллары Зиннәтулла Сөнгатуллович хәтерендә тирән эз калдыра.
    ...Урак өсте тәмамлангач, унөч яшьлек малай мөстәкыйль рәвештә Амәттән ( ул биредә дөньяга килә һәм балалык еллары да монда үтә) 60 километр ераклыкта урнашкан Бөгелмә ипи заводына ат белән ашлык ташый. Юл буена яңгыр явып үзе дә, ашлык олавы да юешләнгән чаклар да еш була. Өс киеме мактанырлык булмау сәбәпле, өйгә өшеп-туңып кайтып керә. Яшүсмер менә шулай хезмәт белән чыныгып үсә.
    1940 елда уналты яшьлек Зиннәтулланы Сталинога шурфлар бораулау буенча белгечләр әзерләгән 25 нче номерлы шахтага җибәрәләр. Ә бер елдан сугыш башлана. Бомбага тоту вакытында ФЗО укучылары төркеме белән бергә танкларга каршы корылмалар торгызу белән шөгыльләнгән Зиннәтулла контузия ала. Ә инде бер елдан соң Ленинград фронтында 48 нче артиллерия полкында разведидарәдә хезмәт итә. Разведчиклар взводы сугышчылары фронт командованиесенә һәр сәгать саен дошман дислокациясе, аның техник коралланышы, яшеренеп тыңлап тору турында яңа мәгълүматларны хәбәр итеп торалар. Җае чыкканда үзләре белән "тел" дә алып киләләр. Командование заданиеләрен уңышлы үтәгәне өчен Зиннәтулла Фәтхуллин икенче дәрәҗә Дан Ордены һәм Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнә. 1943 елның июлендә нейтраль сызык аша үткәндә яралана. Госпитальдә дәваланганнан һәм чолганышны өзгәннән соң Краковны, Берлинны, Праганы азат итүдә катнаша. Солдатның күкрәген беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены, "Батырлык өчен" , "Праганы азат иткән өчен" медальләре бизи.
    Сугыштан соң хәрби бүләкләргә хезмәт бүләкләре дә кушыла. Зиннәтулла Сөнгатуллович Аксубай нефтеразведкасында бораулау эшләре мастеры булып 30 ел хезмәт куя! Хатыны Миннәгыян Исмәгыйловна белән матур тормышта өч бала: Мәрьям, Ландыш һәм Альбертны лаеклы тәрбия биреп үстерәләр.
    Узган бәйрәм көннәрендә алар бергә иңгә-иң куеп яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.
    Бүген алар икесе дә тугызынчы дистәне тутырып киләләр, шулай да йорт-җирләрен карап, тәртиптә тотарга тырышалар, ә култык таяклары белән хәрәкәт иткән ветеранга физик эшнең икеләтә авыр булуын күз алдына китерергә була. Әмма ветеран, Бөек Ватан сугышы солдатына ялкаулык һәм җебегәнлек хас түгел, дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: