Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рәхмәт хисе белән

    "Аксубай" АФ пешекчесе Ирина Герасимова Савгач авылында яши. Агымдагы елның язында гаилә бәлага дучар була - Яңа Чуаш Адәмсуындагы өйләрендә ут чыга. Ялкын телләре, гадәттәгечә, торакны көтмәгәндә-уйламаганда чолгап ала. Янгын, әлбәттә инде, йорт хуҗабикәсенә зур матди зыян салган. Әмма ул, редакциягә мөрәҗәгать иткәндә, монардан бер дә зарланмады. Бары тик авыр...

    "Аксубай" АФ пешекчесе Ирина Герасимова Савгач авылында яши.

    Агымдагы елның язында гаилә бәлага дучар була - Яңа Чуаш Адәмсуындагы өйләрендә ут чыга. Ялкын телләре, гадәттәгечә, торакны көтмәгәндә-уйламаганда чолгап ала. Янгын, әлбәттә инде, йорт хуҗабикәсенә зур матди зыян салган. Әмма ул, редакциягә мөрәҗәгать иткәндә, монардан бер дә зарланмады. Бары тик авыр минутларда төрле яклап ярдәм иткән кешеләргә гәзит битләре аша рәхмәт белдерүебезне генә сорады.
    - Бездә уяу һәм ярдәмчел кешеләр яши, - ди Ирина Петровна. - Өйгә ут капкач күршеләр, янгын телләренә киртә куюда, ничек булдыра алалар, шулай ярдәм иттеләр. Битараф калучылар бер дә булмады. Аннан соң да, акча белән дә, азык-төлек белән дә, кием-салым белән дә булыштылар. Минем аларның һәркайсына рәхмәтем чиксез. Дөньяда игелекле, рәхимле кешеләрнең күп булуына тагын бер кат инандым. Аларның тормыш юллары һәрвакыт тигез һәм якты булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: