Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда бизнес-десант

    Эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" өйрәтү семинарын Аксубайда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре үткәрә. Семинарда катнашучыларга документларның әзер тупланмасына салынган бушлай әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителә, алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнеска яңа юнәлеш бирергә мөмкин. Бизнес-тупланмалар ярдәме белән теләсә кем - эшләүче һәм яңа гына эшкә алынган эшмәкәр үз эшен башлый ала....

    Эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" өйрәтү семинарын Аксубайда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре үткәрә.


    Семинарда катнашучыларга документларның әзер тупланмасына салынган бушлай әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителә, алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнеска яңа юнәлеш бирергә мөмкин. Бизнес-тупланмалар ярдәме белән теләсә кем - эшләүче һәм яңа гына эшкә алынган эшмәкәр үз эшен башлый ала. Семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнесны яклау алымнарын һәм инфраструктурасын, шулай ук "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектларын, "Базарга керә алу" порталы тәкъдир ителәчәк. Семинарда катнашучылар алдында тәҗрибәле бизнес-тренерлар чыгыш ясаячак, алар кризис чорында маркетинг серләре, тендерлык кануны һәм салым салу нечкәлекләре турында сөйләячәкләр. Аксубай районы территориясендә эшчәнлек алып барган эшкуарлар, шулай ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче гражданнар чакырыла. Семинар 2015 елның 3 декабрендә 10 сәгать 40 минутта Яшьләр үзәгендә үтә.

    Фото www.orinfo.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: