Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район үзәге төзекләндерелә

    Районда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм авыл җирлекләре советы утырышлары төгәлләнде. Бу атнада шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы җитәкчелеге халык һәм депутатлар алдында соңгы отчет чыгышын тәкъдим итте. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы - Камил Камалович Гилманов. Башкарма комитет җитәкчесе - Леонид Леонидович Жуков. Халык саны - 10021 кеше. 2014...

    Районда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм авыл җирлекләре советы утырышлары төгәлләнде.

    Бу атнада шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы җитәкчелеге халык һәм депутатлар алдында соңгы отчет чыгышын тәкъдим итте.
    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы - Камил Камалович Гилманов.
    Башкарма комитет җитәкчесе - Леонид Леонидович Жуков.
    Халык саны - 10021 кеше. 2014 елда 125 бала дөньяга килгән, 101 кеше үлгән.
    Бистәдә 8 Бөек Ватан сугышы ветераны, 10 - сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән, 1 - сугыш ветераны толы, 236 тыл хезмәткәре яши.
    2014 елда башкарылган күләмле эшләр: Аксубай үзәгендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басты, күп фатирлы өч йорт (Горький урамындагы 2 нче, Пролетарлар урамындагы 52 нче, Муса Җәлил урамындагы 43 нче) ремонтланган, 3 нче Аксубай урта мәктәбе һәм Мәшгульлек үзәге территорияләре "Уңайлы мохит" программасы кысаларында төзекләндерелгән, бистә төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән, 260 төп агач утыртылган, карт агачлар киселгән, Ленин, Горький, Яр буе урамнарында җәяүлеләр юлы ремонтланган, энергияне экономияләгән 35 яктырткыч куелган, 8 Март, Космонавтлар, Спорт, Сембер, Медиклар урамнарында урам яктырткычлар үзгәртеп корылган, Рәис Беляев, Комлык урамнарына асфальт түшәлгән, Кызыл Партизан, Төньяк, Мәктәп, Мичурин урамнарында юл катламы норматив торышка китерелгән, Каенлык урамының бер өлешенә вак таш җәелгән, "Кояшкай" балалар бакчасына керү юлына асфальт түшәлгән, Мазилин, Золин урамнарында юллардагы чокырлар ремонтланган, Ленин паркы һәм һәйкәл үзгәртеп корылган, 3 нче мәктәптән алып, үзәк хастаханәгә кадәр брусчаткадан тротуар салынган, су челтәрләре төзекләндерелгән.
    Хәл итәсе мәсьәләләр: терлекләрнең иркенләп утлап йөрүе, урамнарны яктырту, юл челтәрләрен нормаль хәлдә тоту һәм яхшырту, җирләрне рәсмиләштерү.
    2015 елга планнар: Май заводы урамындагы 1 нче, Ленин урамындагы 18 нче, СХТ территориясендәге 9 нчы йортларны капиталь ремонтлау, бистә эчендәге юлларны төзекләндерү, ачык йөзү бассейнын файдалануга тапшыру, бистә үзәгендәге фонтан төзелешен, үзәк мәйданда брусчатка җәюне төгәлләү, үзәк паркны төзекләндерү, Аксубай лицее һәм икенче мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыклары төзү, 2 нче мәктәптә "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру, бистәне төзекләндерү һәм яшелләндерү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: