Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район үсеше җиргә бәйле

    Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең районда эш визиты белән булып китте, аның барышында ул терлекчелек хуҗалыкларын карады, Аксубай муниципаль районы вәкаләтле органының киңәйтелгән утырышында катнашты. Фәрит Хәйрулловичның район башлыгы Камил Гилманов һәм күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телевидение хезмәткәрләре озатуындагы Аксубай районына эш визиты Яңа Ибрай...

    Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең районда эш визиты белән булып китте, аның барышында ул терлекчелек хуҗалыкларын карады, Аксубай муниципаль районы вәкаләтле органының киңәйтелгән утырышында катнашты.


    Фәрит Хәйрулловичның район башлыгы Камил Гилманов һәм күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм телевидение хезмәткәрләре озатуындагы Аксубай районына эш визиты Яңа Ибрай авылында Ильяс Сөләйманов, Иске Ибрайда Марат Сафинның гаилә фермаларын караудан башланды. Әйтергә кирәк, әлеге объектларны төзү үткән елның җәендә башланган иде. Бүгенге көндә фермалар 50 баш мөгезле эре терлек, савым сыерлары һәм симертүдәге үгезләр белән тулыланган. Иң мөһиме, биналар зур сыйфат белән төзелгән ки, аларның һәрберсендә тәҗрибә уртаклашу буенча республика семинарлары үткәрергә була. Фәрит Хәйруллович белән очрашуда гаилә фермалары башлыклары авылда милекчелекнең кече формаларын үстерүдә өстәмә финанс ярдәме күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Шуңа бәйле уңай җавап һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан ярдәмгә өмет алдылар. Ул шулай ук бу көнне «Аксу Агро» агрофирмасының яңа мегафермасында булды һәм биредә терлекчелек комплексының җитештерү эшчәнлеге белән кызыксынды. Америкадан кайтарылган терлекләрне карады. ТР Дәүләт Советы Рәисе картежы алга таба Аксубай район үзәге буйлап үтте.
    Аксубай муниципаль Советы утырышы район Мәдәният йортында үтте, анда предприятиеләр, учреждениеләр, иҗтимагый оешмаларның хезмәт коллективлары, районның торак пунктлары халкы катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов 2011 елда башкарылган эшләр һәм 2012 елга бурычлар турындагы доклад белән чыкты. Атап әйткәндә, аның чыгышында производствоның барлык өлкәләре, районның теге яки бу тармакларда ирешкән казанышлары, сәламәтлек саклау өлкәсенә, халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы проблемалар күтәрелде. Район башлыгы чыгышында агымдагы 2012 елга бурычлар төп урынны алып торды. Чыгыш буенча фикер алышуларда Совет депутатлары Илнур Шакиров, Анатолий Савинов, Марат Йосыпов катнашты.
    -Фактлар Аксубай районының аякта нык басып торуы, продукция җитештерү күләменең елдан-ел арта баруы, көнүзәк мәсьәләләрнең хәл ителүе, терлекләр баш санының арта баруы турында сөйли, бу район өчен сизелерлек үзгәрешләр. Дуңгызчылыкның традицион үсеше дә безне шатландыра. Кызганыч, әмма республика буенча дуңгызлар баш саны елдан-ел кими. Бүген терлекчелекнең әлеге тармагы тотрыклы һәм югары табышлы булып тора. Аксубайлыларның гаилә фермаларын үстерү, югары технологик терлекчелек комплекслары төзү буенча федераль һәм республика программаларында актив катнашулары куандыра. Аксубайда җир-анадан файдалана беләләр, һәм ул районның табыш өлешен тулыландыруда яхшы урын алып тора. Аксубай районы эшчәнлегенең төп уңышы җир белән бәйле дип уйлыйм мин. Әлеге казанышлар нигезендә игенчеләрнең, барлык авыл кешеләренең фидакарь хезмәте, җирле властьның тырышлыгы төп урынны алып тора.
    Фәрит Хәйруллович үз чыгышнда 2010 елда аграрчылар алдында килеп туган кыенлыкларга җентекле тукталды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә күпме средство тотылды һәм шуның белән бергә республика гражданнарының азык-төлек иминлеге тәэмин ителде. Татарстанның бөтен тирә-ягын йөреп чыгып, Пермьга кадәр барып чыктык. Аның сүзләренә караганда, әлеге чыгымнарның барысы да акланды. Аксубай районы республикада терлекләр баш санын саклап калу гына түгел, ә арттыруга ирешкән муниципаль берәмлекләрнең берсе. «Бу бәла килгәндә безнең бердәм булып, мобильләшә алуыбызның дәлилли»,-дип билгеләп үтте ул. Ул шулай ук федераль һәм республика бюджетларыннан финансланган социаль программаларга да аерым тукталды. Республикада, шул исәптән Аксубайда, финанслауның аерым төрләре бәрабәренә күп фатирлы торак йортлар капиталь ремонтлана, юллар, су белән тәэмин итү системалары төзелә. Агымдагы елдан республиканың урта мәктәпләрен саклау өчен, без 5 елга үз карарыбызны кабул иттек,-дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк көчләп тәкъдим иткән белем бирү системасын үзгәртеп коруга бәйле һәм безнең мәктәпләргә ярдәм йөзеннән республика бюджетыннан 36 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Теләсә кайсы югары уку йортына кереп белем алып, аннан соң югары класслы белгеч буларак үзенең туган шәһәренә яки районына кайтып эшкә урнашкан конкурентка сәләтле, бөтеньяклап әзерлекле булган һәм тирән белемле чыгарылыш укучысы әзерләү педагоглар өчен беренчел бурыч булып тора.
    Педагогларның, укытучыларның абруен күтәрүне, балалар санына бәйсез рәвештә һәр торак пунктта башлангыч мәктәпләрне саклап калуны ул икенче бурыч дип атады. Аксубай районы бу планда да уңай яктан билгеләп үтелде. Югарыдан таләп һәм әмер булуга карамастан Аксубай районы җитәкчелеге бер генә мәктәпне дә япмады. Бүгенге көндә күпчелек районнар башлангыч белем бирү мәктәпләрен яңадан ачып, укытучыларны яңадан тупларга мәҗбүр..
    Фәрит Хәйруллович чыгышында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елдан юллар, авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр, торак һәм башка социаль билгеләнештәге объектлар төзү буенча федераль һәм республика программалары старт алачак. Ул җирле җитәкчеләргә проект-смета документларын алдан ук хәзерләргә һәм районның кайбер хезмәтләренә әлеге планда оператив эшләргә тәкъдим итте. «Иң мөһиме өлгерергә, соңга калмаска!»-диде ул.
    -Җирдә эшләү авылда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә,-диде ул.-Ә сездә җир җитәрлек-90 мең гектардан артык. Безгә бүген, эре авыл хуҗалыгы формированиеләре белән беррәттән шәхси хуҗалыкларны, авыл кешеләренең ярдәмчел хуҗалыкларын үстерүгә, фермерлыкны үстерү белән шөгыльләнгән кешеләргә җитди игътибар бирергә кирәк. Җирдә дә бизнесларын булдырырга теләгән тырыш кешеләрне табу сезнең төп бурычыгыз. Җирдән файдалануның башка нәтиҗәле юлы юк. Вакыт үтү белән алар авылда иң бай кешеләр булачак һәм җир дә ныклы җир хуҗалары кулында булачак. Кредитлар алудан да курыкмагыз!
    Аның фикере буенча бурычка акча алган кеше, социаль җаваплы кешегә әйләнә, аның гаиләсе башкача яшәргә өйрәнә, үз чыгымнарын бәрәкәтле тота башлый. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә, минималь ставкалар 15 процент һәм аннан да күбрәк булганда, Сезгә бирелгән кредитларның еллык ставкасы 5 процент кына.
    Фәрит Хәйруллович үз чыгышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларга да тукталды. «Безгә әлеге җаваплы постка кандидатларның программаларын, кем булуларын, кемгә ышанырга, иң мөһиме, 142 миллионлык халкы булган Россияне кем кулына ышанып тапшырып булуын ачыкларга кирәк. Хөрмәтле аксубайлылар, илебез, үзебезнең республикабыз мәнфәгатьләре хакына дөрес тавыш бирергә һәм лаеклы кандидатны сайларга кирәк!»-диде ул.
    Соңыннан Республиканың Закон чыгару җыены башлыгы, ТР Президентының район Советы аппараты җитәкчесе Рәхимҗан Зәйдуллинны ТР да җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләү турындагы Боерыгын укыды, район башлыгы Камил Гилмановка республиканың социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Президенты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук Карасу һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыклары Фәнгат Идиятуллин белән Михаил Сулейманкин да ТР Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: