Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район кырларында урак өсте

    "Сөт иле-Аксу" ООО агрофирмасында биш йөз гектардан артык бөртеклеләр чаптырылган һәм мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар басуындагы эш торышы һәр көн үзгәреп тора. Константин Тимофеев бер көндә унбер тонна, Евгений Маслов-утыз тонна, Алмаз Мингалимов-33, ә Илнар Мингазов 47 тоннадан артык ашлык суктырган. Алар "Нью-Холланд", "Мега", "Акрос" кебек куәтле...

    "Сөт иле-Аксу" ООО агрофирмасында биш йөз гектардан артык бөртеклеләр чаптырылган һәм мең тоннадан артык ашлык суктырылган.


    Бөртекле культуралар басуындагы эш торышы һәр көн үзгәреп тора. Константин Тимофеев бер көндә унбер тонна, Евгений Маслов-утыз тонна, Алмаз Мингалимов-33, ә Илнар Мингазов 47 тоннадан артык ашлык суктырган.
    Алар "Нью-Холланд", "Мега", "Акрос" кебек куәтле комбайннарда иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр басуда эшлиләр.
    Урак башыннан алып бер атна вакыт үтмәде, ындыр табаклары алтын бөртекләр белән тулды.
    -Һава торышы яхшы торганда эшләп калырга кирәк,-диләр игенчеләр.

    Башка хуҗалыкларда да урып-җыю тиешле темпта бара. "Аксубай" агрофирмасында шулай ук биш йөз гектардан артык иген чаптырылган һәм өч йөз тоннага якын бөртек суктырылган. "Аксу Агро" ОООда мең гектар иген чаптырылган инде, бу планлаштырылганның ун процентын тәшкил итә, ике мең ярым тонна ашлык суктырылган.
    "Актай", "Алтекс", "Колос" агрофирмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында да урып-җыю актив бара.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда кырларның уңдырышы уртача гектарыннан 22 шәр центнер тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: