Аксубаево
  • Рус Тат
  • Раштуа бәйрәме белән!

    Хөрмәтле район гражданнары! Менә безнең өйләребезгә якты Раштуа бәйрәме килде. Ул шулай ук безнең берүк вакытта катлаулы хәл итүләр һәм икътисадтагы позитив үзгәрешләр елы булган узган елга йомгак та ясый,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Монда сезнең дә өлешегез, тырышлыгыгыз бар. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән туган төбәкне үстерүгә,...

    Хөрмәтле район гражданнары!


    Менә безнең өйләребезгә якты Раштуа бәйрәме килде. Ул шулай ук безнең берүк вакытта катлаулы хәл итүләр һәм икътисадтагы позитив үзгәрешләр елы булган узган елга йомгак та ясый,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Монда сезнең дә өлешегез, тырышлыгыгыз бар. Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән туган төбәкне үстерүгә, аны яңартуга өлеш кертәсез.
    Ышаныч, өмет һәм мәхәббәттән башка дөньяны яхшы якка үзгәртеп булмый. Әмма тормыш-ул чиксез хезмәт һәм безнең алда яңа үрләр тора, без аларны бары тик бердәм булганда гына тормышка ашыра алабыз. Сезнең күңелдә ышанычсызлыкка, өметсезлеккә, кайгы-хәсрәткә, дошманлыкка урын булмасын.
    Сезне Раштуа бәйрәме белән котлап, сезгә күңел көрлеге, матур тормыш, көч-куәт, район иминлеге өчен хезмәттә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: