Аксубаево
  • Рус Тат
  • Раштуа бәйрәме

    Үткән дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында Раштуа бәйрәменә багышланган зур чара узды. Бу иртән Аксубай православие чиркәвендә башланган Раштуа тантанасының дәвамы булды, гыйбадәт кылуда Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Алексеевски районнарыннан килгән дин тотучылар катнашты. Моңа охшаш очрашулар популяр булганлыктан, бу юлы да мәдәният йорты залында буш урыннар юк иде. Җыелган...

    Үткән дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында Раштуа бәйрәменә багышланган зур чара узды.


    Бу иртән Аксубай православие чиркәвендә башланган Раштуа тантанасының дәвамы булды, гыйбадәт кылуда Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Алексеевски районнарыннан килгән дин тотучылар катнашты. Моңа охшаш очрашулар популяр булганлыктан, бу юлы да мәдәният йорты залында буш урыннар юк иде. Җыелган халык ниндидер могҗиза көтте һәм аларның ашкынуы юкка булмады. Программаны оештыручылар үзләренең музыкаль номерлары белән тамашачылар күңелендә зур тәэсирләр уяттылар. Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр барлык җыелучыларны да Раштуа бәйрәме белән тәбрикләде. Аксубайга килгән кунакларны һәм район халкын муниципаль район башлыгы Камил Гилманов сәламлады. Үз чыгышында ул, районда дин колач җәя, гыйбадәт кылу йортына яшьләрнең дә күп йөрүе куандыра,-дип билгеләп үтте.
    Залда утыручылар сәхнәдә чыгыш ясаган Аксубай православие хоры, балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары һәм биючеләре, Алексеевскидан килгән кунак шагыйрә. Шильникова, Чистайдан килгән сәхнә осталары чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Лидия Третьяк, Александр Пасичук һәм якшәмбе мәктәбе укучылары катнашкан театральләштерелгән тамаша күңелләрне тетрәндереп, онытылмаслык мизгелләр бүләе итте. Коткаручы образы, артистлар һәм тамашачыларның кулларына тоткан шәм утлары Раштуа тантанасының үзенчәлекле мизгеленә әверелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: