Аксубаево
  • Рус Тат
  • Раштуа бәйрәме

    Раштуа бәйрәме уңаеннан төнге гыйбадәт кылуга Аксубай православие чиркәвенә күп халык җыелды. Шунысы куанычлы, аларның күбесе-яшьләр. Күпләр раштуа бәйрәменә гаиләләре белән килгәннәр. Узган елның көзендә, янкорма төзегәннән соң, чиркәү мәйданы зурайды, хәзер ул дин тотучыларны күбрәк кабул итә ала. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов гыйбадәт кылу башланыр алдыннан бирегә...

    Раштуа бәйрәме уңаеннан төнге гыйбадәт кылуга Аксубай православие чиркәвенә күп халык җыелды.


    Шунысы куанычлы, аларның күбесе-яшьләр. Күпләр раштуа бәйрәменә гаиләләре белән килгәннәр. Узган елның көзендә, янкорма төзегәннән соң, чиркәү мәйданы зурайды, хәзер ул дин тотучыларны күбрәк кабул итә ала. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов гыйбадәт кылу башланыр алдыннан бирегә килүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады. Район җитәкчесе барлык дин тотучыларга да иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде. Дин кешегә тормышны яхшы якка үзгәртүдә, казанышларга омтылуда һәрвакыт ярдәм итте, дип аерым билгеләп үтте ул.
    Гыйбадәт кылганнан соң чиркәү башлыгы Александр Качаев барлык христианнарны да әлеге якты бәйрәм белән котлады, изге эшләр кылырга чакырды, матур теләкләр теләде.
    * * *
    Район Мәдәният йорты коллективы аксубайлылар өчен якты һәм гаҗәеп раштуа тамашасы әзерләде.


    Концерт тулы аншлаг белән үтте. Мәдәният йорты залы да, балкон да тамашачылар белән тулган иде. Өстәмә урындыклар, эскәмияләр куеп утырдылар, хәтта.
    Кунакларны сәхнәдән Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев тәбрикләде:
    -Безнең һәркайсыбыз бу көнне кешеләргә изгелек кылып, иң мөһиме Ходайга якын булып үткәрергә тырыша. Без бүген балаларыбызның Ходайга якынаюларын күреп шатланабыз. Изге һәм якты Раштуа бәйрәмендә тынычлык һәм шатлык-куанычлар сезгә!
    Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, Нурлат чиркәве башлыгы Владимир атакай балаларны һәм яшьләрне дингә, Раштуаны бәйрәм итүгә җәлеп итүгә бәйле үзләренең шатлыклы хисләрен җиткерделәр, шулай ук изгелек һәм иминлек теләделәр.
    Үзешчәннәр В.Павлов, В. Анашкин, Е.Охотникова, А.Идиятуллин, С.Шашин, В.Воронин тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Елена Краснова җитәкчелегендәге хореография төркеме чыгышы да күңелләрне күтәрде.
    Концерт Ирина Ярмийчук башкаруындагы җыр белән тәмамланды. Тамашачыларның барысы да кулларына шәм тотып аягүрә гыйбадәт кылдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: