Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рамазанның савабы

    Менә өч изге айларның берсе рамазан ае да килеп җитте. Рамазан ае бик шәрәфле айдыр. Риваять ителә: кыямәт көне килгәч, чакыручы болай дип кычкыра: "Рамазан аенда ураза тотучылар кайда?" Бер кавем торып килә, гарешнең тирәсенә утыралар, оҗмахтан нигъмәтләр китереп, ураза тотучыларга бирәләр. Барча халык хисапта булганда, алар ашау һәм эчүдә...

    Менә өч изге айларның берсе рамазан ае да килеп җитте. Рамазан ае бик шәрәфле айдыр.


    Риваять ителә: кыямәт көне килгәч, чакыручы болай дип кычкыра: "Рамазан аенда ураза тотучылар кайда?"
    Бер кавем торып килә, гарешнең тирәсенә утыралар, оҗмахтан нигъмәтләр китереп, ураза тотучыларга бирәләр. Барча халык хисапта булганда, алар ашау һәм эчүдә булалар.

    Риваять ителә: кыямәт көнне килгәч, Хак Тәгалә әйтә: "Рәҗәб аенда ураза тотучылар кайда?". Пәрдәдән бер нур чыга, Җәбраил, Микаил һәм Исрафил ул нурга иярәләр, хәтта рәҗәб аенда һәм шәгъбанда ураза тотучыларга ул нур килә. Хак Тәгаләгә сәҗдә кылалар, алар да ураза тотканнарны шәфәгать кыла. Хак Тәгалә әйтә: "Сәҗдә дөньяда тәмам булды, барыгыз хәзер гыйззәт урынына керегез". Алар оҗмахка керәләр.

    Риваять ителә: кыямәт көне килгәч, Хак Тәгалә әйтә: "Йә Ризван, ураза тотучыларны ач һәм сусыз каберләреннән чыгардым. Болар оҗмахтан һәр ни теләсәләр, каршыларына китерегез". Ризван әйтә: "Әй оҗмах уллары, тиз оҗмахтан нурдан табаклар китерегез".

    Киләләр, һәрберсенең кулында нурдан бер табак була һәм ул табак эчендә төрле җиләк-җимешләр, төрле-төрле нигъмәтләр китерәләр. Ураза тотучылар ул ризыкларны ашыйлар һәм татлы суларын эчәләр. Ризван аларга әйтә:"Үткән көннәрдә булмаган татлы ризыкларны ашагыз һәм эчегез".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: