Аксубаево
  • Рус Тат
  • Президент рәхмәтен белдерде

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауларда актив катнашканнары өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килеп республиканы яклаган барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре - ул гамәлдәге хөкүмәткә һәм ныклы социаль-икътисади үсеш...

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауларда актив катнашканнары өчен республика халкына рәхмәтен белдерде.

    "Сайлау участокларына килеп республиканы яклаган барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре - ул гамәлдәге хөкүмәткә һәм ныклы социаль-икътисади үсеш юнәлешенә, иҗтимагый тотрыклылыкка, этникара һәм конфессияара иминлеккә, килешүне саклауга ышаныч белдерү. Без Дәүләт Думасына "Татарстан командасы"н - тәҗрибәле осталарын һәм республика җанпәрвәрләрен вәкил итеп җибәрәбез", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Республика Президенты сайланган депутатлар корпусы Федераль дәрәҗәдә татарстанлыларның мәнфәгатьләрен уңышлы яклар дигән ышаныч белдерде.

    Фото: rt-online.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: