Аксубаево
  • Рус Тат
  • Позитивта яшә

    Позитив тормышта яшәргә теләүчеләрнең барысын да район Мәдәният йортында көтеп калалар. 4 декабрьдән башлап, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә, 18.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында хәрәкәтләнергә, үзен яхшы формада тотарга теләгән, картаерга теләмәгәннәр өчен хореография түгәрәге эшли башлый. Позитив дулкынга кушылырга, биергә өйрәнү мөмкинлегеннән кәеф күтәренкелеге алуга яшькә бәйсез рәвештә хатын-кызлар да,...

    Позитив тормышта яшәргә теләүчеләрнең барысын да район Мәдәният йортында көтеп калалар.


    4 декабрьдән башлап, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә, 18.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында хәрәкәтләнергә, үзен яхшы формада тотарга теләгән, картаерга теләмәгәннәр өчен хореография түгәрәге эшли башлый. Позитив дулкынга кушылырга, биергә өйрәнү мөмкинлегеннән кәеф күтәренкелеге алуга яшькә бәйсез рәвештә хатын-кызлар да, ир-атлар да чакырыла. Төркемдә бию дәресләрен Венера Краснова алып бара. Тормышта барысына да өлгерергә тырышыгыз. Биергә ничә яшьтә өйрәнсәң дә соң түгел, менә шуның өчен бию түгәрәгенә яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә чакырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: