Аксубаево
  • Рус Тат
  • Полицейскийлар бәйрәм итте

    Җомга көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге МВД хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Тантаналы чара һәм иң яхшы полицейскийларны хөрмәтләү мулдан әзерләнгән өстәлләр артында үтте, бәйрәм чыннан да, гаиләдәге кебек җылы мохиттә үтте, чөнки күркәм гадәт буенча әлеге чарага аларның тормыш иптәшләре дә чакырылды. Тик бәйрәмдә барысы да...

    Җомга көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге МВД хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте.

    Тантаналы чара һәм иң яхшы полицейскийларны хөрмәтләү мулдан әзерләнгән өстәлләр артында үтте, бәйрәм чыннан да, гаиләдәге кебек җылы мохиттә үтте, чөнки күркәм гадәт буенча әлеге чарага аларның тормыш иптәшләре дә чакырылды. Тик бәйрәмдә барысы да катнаша алмады, кайбер хезмәткәрләр, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген саклап, постта тордылар.
    Бәйрәм чарасын Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе подполковник Илнар Камалиев ачты.
    -Эчке эшләр органнары оешуга йөз елга якын вакыт үтте, бу дәвердә безнең ведомство төрле үзгәртеп корулар кичерде, әмма алдыбызга куйган төп максатлар һәм бурычлар шул ук калды - дәүләт һәм кешеләр мәнфәгатен саклап, җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы планда булырга. Без бурычыбызны уңышлы үтибез - Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшне югары дәрәҗәдә алып баруга юнәлдерелгән хәрәкәтчән темп сайлады. Әлбәттә инде, районда проблемалар да аз түгел. Әмма барлык хезмәткәрләр дә - бүген безнең бүлектә хезмәт иткән сержантлар, офицерлар теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле, - дип әйтте Илнар Камалиев.
    Ул ассызыклап үткәнчә, бүлекнең уңышлы эше - эчке эшләр ветераннарының да казанышы, бүген тәртип сагында торган хезмәткәрләр аларның үрнәгенә һәм тәҗрибәсенә таянып, киңәшләренә колак салып эш алып баралар. Бүлек җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләрнең эшчәнлеге гражданнар тарафыннан ышанычны арттыруга юнәлдерелергә тиеш.
    Илнар Камалиев аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгәннәре, оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкәннәре, күрсәткән инициатива һәм югары һөнәри осталык өчен Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге Мактау грамоталарын полиция капитаны Венер Хаммәтовка, МВДның атказанган ветераны, милициянең отставкадагы прапорщигы Рәмзия Бакировага, полиция капитаны Айдар Нуруллинга, юстиция майоры Эльза Алмакаевага тапшырды, бүлек Рәхмәтен Гөлсинә Харьямовага, Флидә Вафинага, Александр Маркитановка, "Форпост" директоры Динә Ибляминовага, "Форпост" отряды әгъзасы Юлия Семеновага җиткерде.
    Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәт иткәннәре өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы бүләге - III дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән полиция капитаны Денис Альдиванов, полиция лейтенанты Илшат Мәгыйзов, полиция капитаны Иван Мясников, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова, полиция капитаны Илшат Хафизов бүләкләнде. II дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медаленә өлкән сержант Рәмис Насыйров, полиция майоры Илһам Салахов, полиция майоры Риват Сруров лаек булды.
    -Район эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге иминлеге, криминоген хәлнең тотрыклы, тыныч булуы - бу сезнең көндәлек, максатчан эшегез нәтиҗәсе, - дип әйтелгән район башлыгы Камил Гилманов ның тәбрикләү хатында. -Террорчылык, экстремистлык, наркомания, законсыз продукция әйләнеше чәчәк атканда сезгә тагын да зуррак бурычлар, җаваплылык йөкләнә. Бүген һәркем законны белә, ләкин читләп үтәргә тырыша, шуңа да эчке эшләр органнарында эшләүчеләргә җиңел түгел, әмма сез алдыгызга куелган бурычларны уңышлы үтисез. Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
    Ул шулай ук актив тормыш позициясе алып торган, яшь хезмәткәрләрнең остазларына әверелгән эчке эшләр министрлыгы ветераннарына да рәхмәтен җиткерде.
    Бүлек эшенә зур өлеш керткәннәре, тәҗрибә һәм профессиональлек, хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкәннәре өчен лейтенант Рөстәм Сабировка, сержант Дмитрий Егоровка, сержант Илнур Матъякуповка Мактау кәгазьләре тапшырылды.
    Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов та полиция хезмәткәрләренә үзенең бүләкләрен тапшырды һәм полиция хезмәткәрләре арасында Альдивановлар, Мясниковлар, Салаховлар, Сафиннар, Нуруллиннар кебек мундир сафлыгына тугры калган династияләр бар, дип билгеләп үтте.
    -Сезнең коллектив - җитәкчедән алып рядовой хезмәткәргә кадәр, бүген барлык проблемаларны оператив хәл итә һәм куелган бурычларны уңышлы үти, - дип әйтте Фәрхат Аюпов һәм хисапчы Альбина Барышевага, подполковник Сергей Черниковка, эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Сәлихҗан Сафинга истәлекле бүләкләр тапшырды.
    Ветераннар советы исеменнән бүлек хезмәткәрләрен ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм Ирек Салахов тәбрикләде.
    Ветераннар советы карары белән иң яхшы хезмәткәр - полициянең өлкән лейтенанты Сергей Симаковка, МВДның иң өлкән ветераны Әнәс Низамовка истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    Узган елда Россия МВДның Аксубай районы бүлегенең иң яхшы хезмәткәре исеменә Минәсхат Бакиров исемендәге премияне бирү турында карар кабул ителгән иде. Аны ветераннар советы, вакытыннан алда арабыздан киткән ветеранның гаиләсе инициативасы буенча, бүлек җитәкчелеге белән берлектә раслады. Эшләнгән Положение нигезендә, бер тапкыр бирелә торган премия Мәскәү шәһәренең "БиАйМ"-Бетонстрой" компаниясе генераль директоры, ветеранның улы Айнур Бакировның шәхси счетыннан бирелә.
    -Бүген үзем һәм гаиләм өчен истәлекле көн, офицерлар гаиләсендә тәрбияләнгәнгә әлеге хезмәт миңа яхшы таныш - үзем дә кайчандыр милициядә хезмәт иттем. Бу премия ел саен, хезмәтенә тугры калып, оператив хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән офицерларга бирелә һәм ул иң яхшы хезмәткәрнең хезмәтен хөрмәтләү, башкаларга яхшырак эшләү өчен стимул булып торачак, - дип әйтте Айнур Минәсхат улы.
    Ул премия бирелү турындагы таныклыкны һәм 25 мең сум акчаны полиция капитаны Илшат Хафизовка тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: