Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар газ белән агуланганнар

    Черемушка авылындагы торак йортта 1931нче һәм 1939 нчы елгы ирле-хатынлы пенсионерларның мәетләре табылган. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү Идарәсе сайтында бастырылган мәгълүматларга караганда, пенсионерларны беренче булып туганнары күргән. Көн дәвамында алар, ишек бикле булу сәбәпле, картлар өенә керә алмыйча йөргәннәр һәм нәтиҗәдә тәрәзәне алып керергә мәҗбүр булганнар....

    Черемушка авылындагы торак йортта 1931нче һәм 1939 нчы елгы ирле-хатынлы пенсионерларның мәетләре табылган.


    Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү Идарәсе сайтында бастырылган мәгълүматларга караганда, пенсионерларны беренче булып туганнары күргән. Көн дәвамында алар, ишек бикле булу сәбәпле, картлар өенә керә алмыйча йөргәннәр һәм нәтиҗәдә тәрәзәне алып керергә мәҗбүр булганнар. Якынча мәгълүматларга караганда, ир белән хатын сөрем газына агуланып үлгәннәр.

    Үз өеңдә сөрем газы белән ничек агуланырга мөмкин, йорт - һәр кеше өчен саклану бинасы булып тора ләбаса?
    Бу сорау белән Аксубай газ участогының өлкән мастеры Александр Золинга мөрәҗәгать иттек.

    - Кызганычка крашы, монда кеше факторы мөһим роль уйный. Газ җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен беркем дә кире какмый, - дип ассызыклады ул. - Газ казаннары капкачлары һәрвакыт ачык булырга тиеш. Моннан тыш бина эчендә җилләтү каналының ачык булуы һәм газ бирүне автомат рәвештә сүндерү системасының төзек булуы шарт. Төзек булмаган газ җайланмаларыннан файдалану катгый тыела. Бу турыда ашыгыч рәвештә участок тикшерүчесенә яки газ хуҗалыгына хәбәр итәргә кирәк.

    Автоматиканы теләсә нинди очракта да сүндерергә яки җайланманы төрле алымнар белән турыдан-туры эшләүгә тоташтырырга ярамый. Бу бәла китерергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, кешеләр газ җайланмаларын алыштыру турында һәрвакытта да үзләре теләп гариза бирмиләр, чөнки газ хезмәткәрләре яңасына алмаштырыр алдыннан искесен куллануны тыярга мөмкиннәр, ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Кайвакыт акчаны янга калдыру хисабына кеше гомере акчадан күпкә мөһимрәк булып чыга. Белгечләр урамда температураның кискен тирбәлеше күзәтелгәндә төтен юлларының бозлануы яки кар белән каплану мөмкинлеген искәртәләр.

    Бу очракта бүленеп чыккан продуктның бинага таралып, сөрем газына агулануның төп сәбәбенә әверелү мөмкинлеге зур.

    Мондый көннәрдә төтен юлларының ничек тартуын газны кабызганда, кабызган килеш, җылыткыч җиһазлар һәм су җылыткычлар эшләгән вакытта аерым тикшерергә кирәк. Бинага таралган бер процент сөрем газы үлемгә китерә ала.
    - Кызганыч, әмма без мондый күренеш белән һәрдаим очрашып торабыз, кешеләр уяулыкны бөтенләй югалталар, - дип сөйли районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Рөстәм Гафиятов. - Газ уңайлык кына тудырмый, зыян да сала. Газ җиһазы эшләп торган бинада нинди генә очракта да газ исе булырга тиеш түгел. Әгәр ис бар икән - бу хафалану өчен генә түгел, ә кичектергесез чаралар күрү өчен сәбәп була. Әлеге очракта ашыгыч рәвештә газ хезмәтенең авария диспетчерын чакыртыгыз. Белгечләр, игътибарлы һәм уяу булганда, бәлага киртә куеп була, дип искәртәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: