Аксубаево
  • Рус Тат
  • Паркны төзекләндерәләр

    "Парклар һәм скверлар" республика программасы районда гамәлгә ашуын дәвам итә. Балалар паркын төзекләндерү буенча эшләр ике ай дәвамында алып барыла. Аның ничек үзгәрүен күрми мөмкин түгел. Сукмаклар арасындагы мәйданчыкларны тигезләделәр, аларга газон чирәмен чәчтеләр, сәхнә ясап куйдылар, кече архитектура формаларын кире үз урыннарына кайтардылар, алар астындагы мәйданчыкларга комлы-вак ташлы катнашма...

    "Парклар һәм скверлар" республика программасы районда гамәлгә ашуын дәвам итә. Балалар паркын төзекләндерү буенча эшләр ике ай дәвамында алып барыла.

    Аның ничек үзгәрүен күрми мөмкин түгел. Сукмаклар арасындагы мәйданчыкларны тигезләделәр, аларга газон чирәмен чәчтеләр, сәхнә ясап куйдылар, кече архитектура формаларын кире үз урыннарына кайтардылар, алар астындагы мәйданчыкларга комлы-вак ташлы катнашма җәйделәр, коммуникация үткәрделәр һәм бәдрәфләр астына мәйданчыклар әзерләделәр. Бүгенгесе көндә парк үзәгендә декоратив беседкалар урнаштыру эшләре алып барыла. - Эшнең 70 проценты тәмамланган инде, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. - 20 августка парк эскәмияләре кире үз урыннарына кайтарылачак һәм тиздән монда балаларны шатландырып парусниклар пәйда булачак. Паркны тантаналы ачу Республика көненә планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: