Аксубаево
  • Рус Тат
  • Очрашулар белем дәрәҗәсен арттыра

    Аксубай үзәк китапханәсендә һәр көнне нинди дә булса чара үткәрелә. Күптән түгел балалар китапханәсендә "Шелебиның туган ягында" дип аталган чара уздырылды. Бүлек мөдире Валентина Давыдова якташыбыз, чуаш язучысының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. -Шагыйрьнең әбисе "халык фольклоры энциклопедиясе" булган, - дип әйтте Валентина Васильевна. - Аларга, әкиятләр, мәкальләр һәм риваятьләр...

    Аксубай үзәк китапханәсендә һәр көнне нинди дә булса чара үткәрелә.


    Күптән түгел балалар китапханәсендә "Шелебиның туган ягында" дип аталган чара уздырылды. Бүлек мөдире Валентина Давыдова якташыбыз, чуаш язучысының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

    -Шагыйрьнең әбисе "халык фольклоры энциклопедиясе" булган, - дип әйтте Валентина Васильевна. - Аларга, әкиятләр, мәкальләр һәм риваятьләр тыңлар өчен, олысы да, кечесе дә килгән. Әбисенең исеме Шелеби булган (чуаш теленнән тәрҗемә иткәндә, Аҗаган-кыз, дигәнне аңлата). Николай Палорусов псевдоним итеп әбисенең исемен алган.

    Укучылар кызыклы кешеләр белән очраштылар. Шагыйрь Петр Захаров балаларга үзенең әсәрләрен укыды, районның ЧНКА җитәкчесе Алексей Калуков чуашларның килеп чыгышы тарихын сөйләде. Валентина Калукова чуаш халык биюе күрсәтте. Халык биюендәге һәр элемент биюченең мөрәҗәгатен яки кәефен гәүдәләндерә һәм ул борынгы һиндларның яки себер шаманнарыныкы кебек ниндидер көчкә ия. Балалар үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар, белемнәрен арттырдылар һәм очрашудан бары тик уңай тәэсирләр генә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: