Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәнлекләргә бергәләп ярдәм итик

    Гаделсезлек һәм миһербансызлык хөкем сөргән дөньяда мохтаҗларга булышып, хәйрия ярдәме күрсәткән битараф түгел кешеләр дә бар. Шуның белән бергә урамда ташлап калдырылган хайваннарның хәленә керүчеләр дә аз түгел. Хуҗасыз хайваннарның дөньякүләм проблемасы безнең районны да читләтеп үтмәде. Бәләкәй, йомшак песи баласының подъезд яки ишек төбенә сыенганын еш күрергә була. Аны...

    Гаделсезлек һәм миһербансызлык хөкем сөргән дөньяда мохтаҗларга булышып, хәйрия ярдәме күрсәткән битараф түгел кешеләр дә бар.


    Шуның белән бергә урамда ташлап калдырылган хайваннарның хәленә керүчеләр дә аз түгел.

    Хуҗасыз хайваннарның дөньякүләм проблемасы безнең районны да читләтеп үтмәде. Бәләкәй, йомшак песи баласының подъезд яки ишек төбенә сыенганын еш күрергә була. Аны кайгырту, игътибардан мәхрүм итеп, урамга чыгарып ташлаган җансыз кешеләргә карата үпкә хисе туа.

    Күп кенә эре шәһәрләрдә әнә шундый хуҗасыз хайваннар өчен махсус йортлар булдырыла. Хуҗасыз песиләр һәм этләр өчен махсус приютның безнең районда да бер елдан артык гамәлдә булуын күпләр белмидер әле. Ул Түбән Баланда авылында шәхси йортларның берсендә урнашкан. Хуҗабикәгә әлеге хайваннар язмышына битараф булмаган кешеләр үзләренең матди мөмкинчелекләреннән чыгып ярдәм итәләр. Кызганыч, әмма ярдәм кулы сузучылар күп түгел шул. Биредәге хайваннар даими тәрбиягә, ашатуга, дәвалауга, эшкәртүгә мохтаҗ. Хәзерге вакытта приютта төрле токымдагы һәм яшьтәге 20 дән артык мәче яши. Аларны асрауга средство җитми. Шуңа бәйле "В контакте" социаль челтәрендә "Аксубайның хуҗасыз хайваннарына ярдәм фонды" булдырылды. Шунда ук акча күчерү өчен реквизитлар, сарыф ителгән сумма һәм башкарылган эшләр турында хисап та тәкъдим ителгән. Якын араларда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең кайбер учреждениеләрендә хайваннар өчен акча җыюга тартмалар кую планлаштырыла. Мисалга, аларның берсе район үзәк китапханәсендә урын алачак. Әлеге күркәм эшкә сез дә үз өлешегезне кертеп, үсеп килүче буынга яхшылыкның, изгелек кылуның эзсез калмавы турындагы фикерне җиткерә аласыз.

    Без, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, дүрт аяклы дусларыбызга саллы ярдәм итәргә тырышабыз һәм апрель башында игълан ителгән "Хуҗамны эзлим" акциясенең яхшы нәтиҗәләр китерәсенә ышанабыз. Приютта тәрбияләнүчеләрнең яраткан хуҗаларын табуларына өметләнәбез. Сезнең һәркайсыгызны, дүрт аяклы хайваннарны зур акчалар түләп түгел, ә приюттан килеп алырга чакырабыз.

    Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары Капитонова Мария, Безрукова Ольга, Сергеева Диана, Наумова Мария.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: