Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әниләргә капитал тапшырдылар

    8 март алдыннан гаиләләргә ярдәм йөзеннән икенче һәм чираттагы балаларын тудырган хатын-кызларга ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшырдылар. Аксубай районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев, ана капиталы акчалата бирелми, дип билгеләп узды. Ә сертификат торак шартларын яхшырту (шул исәптән яңарту, төзү, йорт сатып алу йорт төзүгә киткән чыгымнар), баланың...

    8 март алдыннан гаиләләргә ярдәм йөзеннән икенче һәм чираттагы балаларын тудырган хатын-кызларга ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшырдылар.

    Аксубай районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев, ана капиталы акчалата бирелми, дип билгеләп узды. Ә сертификат торак шартларын яхшырту (шул исәптән яңарту, төзү, йорт сатып алу йорт төзүгә киткән чыгымнар), баланың белем алуы өчен, ананың пенсия тупланышының бер өлешен формалаштыру өчен кулланыла ала.
    - Ана капиталын йорт сатып алу өчен тотарга җыенабыз, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Сертификат алучы Анастасия Чернышева. - Безнең ике улыбыз - биш яшьлек Арсений һәм яңа туган Данилыбыз бар, балаларыбызның киләчәген кайгыртырга кирәк, аеруча да дәүләт безгә сертификат белән ярдәм иткәндә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: