Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мөхтәсибәтләр арасында – дүртенче

    Аксубайда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы казыйлары Советының күчмә утырышы булып узды. Бу көнне районның Мәдәният йортында ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың төрле төбәкләре казыйлары, Абдулла хәзрәт Адыгамов, Инсаф хәзрәт Җәлалетдинов, Руслан хәзрәт Мортазин, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин,...

    Аксубайда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы казыйлары Советының күчмә утырышы булып узды.

    Бу көнне районның Мәдәният йортында ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың төрле төбәкләре казыйлары, Абдулла хәзрәт Адыгамов, Инсаф хәзрәт Җәлалетдинов, Руслан хәзрәт Мортазин, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Равил хәзрәт Зөфәров, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев, Марат хәзрәт Мәрданшин очраштылар. Шулай ук утырышта ТР Президенты аппаратыннан район кураторы Рәмис Хисмәтуллин, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, күрше районнар мөхтәсибләре, район имамнары һәм мөселманнары катнашты.
    Коръән сүрәләрен укыганнан соң, сүзне район башлыгы Камил Гилмановка тапшырдылар. Камил Камал улы районда барган эшләр белән таныштырды, яшьләрне тәрбияләүдә имамнарның нинди өлеш кертүләре турында сөйләде.
    Район хакимияте һәм район мөхтәсибәтенең үзара ярдәме һәм хезмәттәшлеге турында Көньяк төбәк казые, Аксубай районының имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сөйләде. Казыйлар эше белән җентекләбрәк Җәлил хәзрәт Фазлыев таныштырды.
    ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең чыгышында, республиканың барлык мөхтәсибәтләре арасында безнең районның мактаулы дүртенче урынны яулавын билгеләп үтеп, Аксубай мөхтәсибәтенә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Барлык чыгышлардан соң ТР МДН исеменнән актив эш алып барганнары өчен кайбер казыйларга һәм имам-мөхтәсибләргә һәм имамнарга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
    Икенче өлештә казыйларның ябык утырышы узды. Ә залда ТР мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм юрист Айдар Билалов дингә кагылышлы кануннардагы яңа үзгәрешләрне аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.
    Чара бергәләп намаз уку һәм Аксубай техникумында оештырылган төшке аш белән тәмамланды. Кунаклар район башлыгы Камил Гилмановка һәм АТУТ директоры Фәрхат Аюповка ярдәм күрсәткәннәре һәм җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: