Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үләннәрнең файдасын беләләр

    Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге рецептлары" темасына сәгать буена киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирделәр. Очрашуга ЦСОНда ял итүче ир-атлар һәм хатын-кызлар килде. - Кеше үзенең хасталарын дәвалау өчен дару үләннәрен миллионлаган еллар дәвамында кулланган, - дип аңлаттылар хезмәткәрләр. - Аларның файдасы турындагы легендалар, риваятьләр, кайчакта беренчел...

    Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге рецептлары" темасына сәгать буена киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирделәр.

    Очрашуга ЦСОНда ял итүче ир-атлар һәм хатын-кызлар килде.

    - Кеше үзенең хасталарын дәвалау өчен дару үләннәрен миллионлаган еллар дәвамында кулланган, - дип аңлаттылар хезмәткәрләр. - Аларның файдасы турындагы легендалар, риваятьләр, кайчакта беренчел мәгънәсен югалтып һәм яңа серле билгеләнеш алып, буыннан-буынга күчеп барган.

    "Даруханә аяк астында гына" тематик күргәзмәне карау барышында сүз нәкъ менә шул турыда барды. Аннан соң катнашуылар файдалы үләннәр иленә виртуаль сәяхәт ясадылар һәм "Үләннәрне танып белү аукционы"нда катнаштылар. Һәркем һәр көн өчен рецепт язылган ромашка таҗын өзеп "Тазалык серен" алды. Кәгазь катыргыдан ясалган штангаларны күтәрү, гәзитне бөгәрләп кәрзингә ыргыту; шар-герләрне күтәрү кебек физкультура мизгелләре катнашучылар күңеленә аеруча да хуш килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: