Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үләнне яндырмагыз

    Яз җитү белән янгын чыгу, янып китү очраклары күбәя. Бу шәхси йорт, дача хуҗаларының корылмалар, печән яки салам өемнәре янәшәсендә чүп-чар, узган елдан коелып калган яфрак, кипкән үләнгә ут төртеп, учакны караучысыз калдырулары белән бәйле. - Узган атнада Иске Чуаш Адәмсуы авылында чыккан янгынга да нәкъ шул сәбәп була -...

    Яз җитү белән янгын чыгу, янып китү очраклары күбәя.


    Бу шәхси йорт, дача хуҗаларының корылмалар, печән яки салам өемнәре янәшәсендә чүп-чар, узган елдан коелып калган яфрак, кипкән үләнгә ут төртеп, учакны караучысыз калдырулары белән бәйле.

    - Узган атнада Иске Чуаш Адәмсуы авылында чыккан янгынга да нәкъ шул сәбәп була - сарай яна. Ялкын телләре корылмаларга чүп-чар яндырылган учактан үрмәли, - дип аңлатма бирде янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов. -Торак йортлар һәм дача участоклары тирәсен кипкән яфраклардан, коры үләннән һәм чүптән вакытында чистартырга кирәк - ялкын телләре, үз юлында очраган бар нәрсәне көлгә әйләндереп, коры үлән өстеннән секунд эчендә йөгереп үтә.

    Язын урман аланнарында, ачыклыкларда, болыннарда коры үлән, урманнар, саклагыч һәм яшеллек өчен утыртылган үсентеләр белән тоташкан кырларда һәм җир участокларында камыл яндыру (шул исәптән авыл хуҗалыгы чистартулары үткәрү) ел саен зур зыян китерә.

    25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелә. Россия МЧС ГУның Татарстан Республикасы буенча профилактик эш һәм МР УНДның Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге искәртә: бигрәк тә көчле җил вакытында коры үлән янәшәсендә учак якмагыз!

    Коры утынга шырпы сызганчы, үзегезгә ошаган урынны әйләндереп алырга, икенче төрле әйткәндә, ярты метрдан да ким булмаган киңлектә минеральләштерелгән полоса ясарга, тагын да гадиерәк итеп әйтсәк, учак якканчыга кадәр аның янәшәсендәге янып китүчән барлык әйберне юк итәргә. Һәм, табигый ки, алга таба ялкын телләре урманга таба үрмәләмәсен өчен, учакны даими күзәтү астында тотарга.

    Фото nord-west.by

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: