Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрнең ваемсызлыгы һәм балалар шуклыгы фаҗигагә китергән

    18 июльдә Пионер авылында сигез яшьлек баланың гомере өзелде. Кичке дүртләр тирәсендә авыл кибете янына фургонлы "Газель" машинасы килеп туктый. Шофер товарны бушата һәм кайтыр юлга кузгала. МВДның район буенча тикшерү эшләре бүлеге башлыгы Йолдыс Билалов сүзләренә караганда, ике кечкенә малай бу вакытта кибет артында булганнар. Алар машинага тотынып, йөреп...

    18 июльдә Пионер авылында сигез яшьлек баланың гомере өзелде.


    Кичке дүртләр тирәсендә авыл кибете янына фургонлы "Газель" машинасы килеп туктый. Шофер товарны бушата һәм кайтыр юлга кузгала. МВДның район буенча тикшерү эшләре бүлеге башлыгы Йолдыс Билалов сүзләренә караганда, ике кечкенә малай бу вакытта кибет артында булганнар. Алар машинага тотынып, йөреп кайтырга булалар. Сигез яшьлек малай автомобиль кузгалып киткәнче үк фургон ишегенә тотынып, җайлы гына урнашып өлгерә. Ә икенчесе машина тизлеген арттырганчы тимергә тотынып йөгереп бара һәм арып ычкынып кала. Ул авыр булмаган тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган. 60 метрга якын араны үткәч, беренче малай да сикерергә уйлый, әмма җайсыз төшеп урында ук һәлак була. Ике бала да туганнарына җәйге ялга кунакка кайткан булганнар, берсе - Казаннан, икенчесе - Удмуртиядән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, машина йөртүче берничек тә балаларны күрә алмаган. Кабул итүе ничек кенә авыр булмасын, әлеге зур фаҗига балаларның шуклыгы аркасында килеп чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: