Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ленинград блокадасын өзүгә – 70 ел

    Фашистлар Германиясе 1941 елның 22 июнендә безнең илгә каршы канкойгыч сугыш башлады. Германиянең максаты - СССРның 30-40 процент халкын Урал артына куу, 10-15 миллион кешесен немецлаштыру, калганнарын кырып бетерү була. Ел саен 3-4 миллион кешене юк итү планлаштырыла, азат ителгән территориядә 10 миллион немец халкын күчереп урнаштыру күздә тотыла. Искә...

    Фашистлар Германиясе 1941 елның 22 июнендә безнең илгә каршы канкойгыч сугыш башлады.


    Германиянең максаты - СССРның 30-40 процент халкын Урал артына куу, 10-15 миллион кешесен немецлаштыру, калганнарын кырып бетерү була. Ел саен 3-4 миллион кешене юк итү планлаштырыла, азат ителгән территориядә 10 миллион немец халкын күчереп урнаштыру күздә тотыла.


    Искә төшереп үтик әле, Фашистлар Германиясе документларыннан күренгәнчә, сугышта немецларның беренче максаты - Ленинградны алу һәм Балтыйк флотын юкка чыгару була. Икенче максат - СССРның көньягын, өченче максат - Мәскәүне һәм шул тирәдәге районнарны басып алу.
    Илебезнең күп гасырлык тарихында Бөек Ватан сугышы халык һәм армия өчен иң кырыс һәм рәхимсез сынау булды. Гадәттән тыш күп көч кую нәтиҗәсендә, миллионнарча корбаннар бәрабәренә, дошман җиңелүгә дучар булды. Аеруча кан коюлы бу сугышның сабаклары да аермачык ярылып ята. Алар турында онытырга хакыбыз юк.


    1941-45 нче елларда барган дәһшәтле сугыш Иске Кыязлы авылындагы һәр йортның капкасына сугылмый үтмәде, һәр йортка ул күпме кайгы-хәсрәт китерде. Бу сугышта безнең авылдан гына да 463 кеше катнашып, 226 сы яу кырларында ятып калды.
    Иске Кыязлы авылы ир-егетләре дә канэчкеч дошманга каршы сугышка бердәм күтәреләләр. Сугышның икенче көнендә үк иң беренчеләрдән булып Сәйфетдин Мохтаров, Ярулла Хәйруллин, Зәкиулла Әхмәтсафин сугышка китәләр. Ә 6 июльдә авылдан берьюлы 17 кеше - Моратшин Сәлихҗан, Моратшин Минзакир, Кыямов Сруртдин, Гелметдинов Шәйхетдин, Фәттахов Закирҗан, Мәтәлиев Минәхмәт, Салахов Исмәгыйль, Галявов Җамалетдин, Сөләйманов Шакир, Әхмәтшин Нәсибулла, Мәхмүтов Фатыйх, Белялов Мәүлет, Мортазин Мәхмүт, Ганиев Минзакир, Әһлиуллин Мирзаҗан, Яруллин Шәйдулла, Нәсибуллин Вәлиулла сугышка китә. Авыл башында озату митингы була. Авылдан ул көнне киткән 17 солдатның барысы да Ленинград фронтына эләгәләр. Бу сугышта Аксубай районыннан гына да бер батальон (якынча 1,5-2 мең кеше) катнаша. Ул "Аксубай батальоны" дип атала, батальонның секретаре Румянцев була, ул бөтен язу эшләрен алып бара. Беренче сугыш 10 август көнне башлана һәм 12 тәүлек бара. Бу сугышта авылдашлардан Яруллин Шәйдулла, Галявов Җамалетдин, Әхмәтшин Нәсибулла сугыш кырында мәңгегә ятып калалар. Соңыннан Стеклянный дигән поселокта ялга туктаганда Аксубай батальоныннан 260 кеше исән калганы билгеле була. Аларны аерым полкларга өстәмә рәвештә тараталар.


    Бу сугышта хәрби начальникларның белемсезлеге, тәҗрибәсезлеге аркасында күп халык кырыла. Шундый бер очракны кадровыйда хезмәт иткән Минзакир абый Моратшин сөйләде: елга аркылы салынган күпердән чыгып, тигез кыр буйлап урманга барырга, янәсе анда дошманның автоматчылары бар, шуларны юк итәргә куштылар. Кырны иңләп урманга якынлашканда, урман буена урнашкан дошманнар көчле ут ачтылар, бик күп якташлар һәлак булды.
    Ленинград блокадасы беткәнче Сәлихҗан, Минзакир абый Моратшиннар, Мәхмүт абый Мортазин, Яңа Дума авылыннан Харис абый Вафин бергә разведкага йөриләр. Мәхмүт абый каты яраланып госпитальгә озатыла. Бераздан Сәлихҗан, Минзакир абыйлар Ленинградта укып офицер дәрәҗәсен алып, даими рәвештә алгы позициядә булалар. Икесе дә шул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" ордены, медальләр белән бүләкләнәләр.


    Ленинград блокадасында катнашучы Шәфигулла абый Гобәйдуллин 8 нче заставаның 103 нче чик буе отрядына туры килә. Финнәр Выборг шәһәренең бу ягына десант төшерәләр. Аларга нәкъ менә шул финнар белән сугышырга туры килә. Соңыннан Ленинградта аларны Халтурин урамындагы 220 нче комбат полкына кайтаралар. Монда иң авыр көннәр башлана. Шундый ук авырлыкларны авылдашлардан Абдулла Хөснетдинов, Шакир Сөләйманов, Әхмәдулла Мостафин, Миншакир Нәсибуллин, Фатыйх Нуртдинов, Гобәйдулла Сафиуллин, Минәхмәт Сруртдинов, Нәҗип Фәттахов, Галиулла Хөснуллин, Сәлах Аблязов, Мирзаҗан Әһлиуллин, Миншакир Вәлиев һ.б. күрәләр. Чөнки фашист бомбардировщиклары биредәге азык-төлек складларын юк итүгә, шәһәрдә ачлык башлана. Эшчеләргә, солдатларга тәүлегенә нибары 250 грамм, башкаларга 125 грамм гына ипи бирәләр. Кешеләр күпләп кырыла, ләкин бирешмиләр. Ачлык һәм ялангачлык өстенә фашистлар бөтен яклап үлем уты яудырып торалар. Блокада көннәрендә Ленинград каласы зур җирдән 900 көн һәм төн аерылып тора.1743129 кеше - картлар, хатын-кызлар, балалар су юлы, боз буйлап эвакуацияләнәләр. Татарстан Республикасы бик күп ленинградлыларны үз кочагына ала. Бер Иске Кыязлы авылыннан гына да 53 кеше Ленинград блокадасында катнаша. Мусин Галәүтдин 1942 елның март аенда Ленинград фронтына җибәрелә. 1942 елның 10 июнь таңында Ленинград фронты гаскәрләре, Балтыйк флоты, Онега һәм Ладога хәрби фронтлары ярдәмендә һөҗүмгә күчеп, тимер-бетон корылмаларның өч линиясен өзеп, Финляндия армиясен тар-мар итеп, Выборг шәһәрен алалар.


    1937 елны кадровый хезмәтне тәмамлап кайткан, кабат 1939 елда Фин сугышында катнашкан Мирзаҗан Әһлиуллин 1941 елда Ленинград сугышында лейтенант дәрәҗәсендә взвод белән җитәкчелек иткәндә, күп батырлыклар күрсәтеп, Ленинградта һәлак була. Авылдашлардан Аблязов Сәлахетдин, Вәлиев Миншакир, Мостафин Әхмәдулла, Нуртдинов Фәттах, Сруров Минәхмәт, Фәттахов Нәҗип, Ханнанов Закирҗан, Яруллин Нәбиулла батырларча сугышып, Ленинградта мәңгегә ятып калалар, ә күпләр яраланып кайталар.
    1943 елның гыйнваренда совет гаскәрләренең һөҗүме нәтиҗәсендә фашистлар оборонасында 10-11 километр киңлектә бер коридор ачыла, шуннан соң гына шәһәр халкының хәле бераз җиңеләя. Шул коридордан азык-төлек төялгән поездлар һәм машиналар йөри башлый.
    Әйе, туган илебезгә булган патриотизм һәм тугрылык хисләре, халыкларыбыз арасындагы дуслык һәм бердәмлек, үзара әхлакый күтәренкелек дәһшәтле сугышны җиңеп чыгарга ярдәм итте.


    Яу кырларында илебез, көннәребез иминлеге өчен башларын салган, тылда хезмәт итеп, тир түккән, көч керткәннәрне бүген ихтирам белән искә алыйк. Без аларның кылган батырлыклары алдында баш иябез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: