Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лаеклыларга бүләк

    Муниципаль район Советының утырышлар залында безнең хезмәттәшләребез - "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Сельская новь" газетасы редакциясе хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Район башлыгы Камил Гилманов район газетасы директор-мөхәррире урынбасары Николай Муравьев һәм газетаны компьютерда биткә салучы Розалия Хәйруллинага озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен "ТАТМЕДИА" ААҖнең Мактау грамоталарын тапшырды. Николай Муравьев-үткен каләмле журналист, ул...

    Муниципаль район Советының утырышлар залында безнең хезмәттәшләребез - "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Сельская новь" газетасы редакциясе хезмәткәрләрен бүләкләделәр.


    Район башлыгы Камил Гилманов район газетасы директор-мөхәррире урынбасары Николай Муравьев һәм газетаны компьютерда биткә салучы Розалия Хәйруллинага озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен "ТАТМЕДИА" ААҖнең Мактау грамоталарын тапшырды.

    Николай Муравьев-үткен каләмле журналист, ул район газетасында 37 елдан артык эшли. Хезмәт юлын ул авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе булып башлый, хатлар бүлеген җитәкли, җаваплы сәркатип була. Безнең газетаны укучыларга аның фельетоннары бик ошый, аңа шулай ук теләсә нинди мәкаләне укучы кабат-кабат укырлык итеп яза белү осталыгы да хас.

    Розалия Хәйруллина исә безнең сафларда утыз елдан артык. Хезмәт юлын типографиядә хәреф җыюдан башлый, "Авыл таңнары" газетасында корректор булып эшли. Мәгълүмати технологияләр кертелү белән газетаны компьютерда биткә салу осталыгына өйрәнә.
    Коллегаларыбызны ихластан лаеклы бүләк алулары белән котлыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: