Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЛАЕКЛЫ УЗГАН ГОМЕР

    Шакирә Шаһимәрдән кызы бәләкәй чакта ук әнисез кала. Шуңа күрә дә гаилә җылысы аңа аеруча кадерле. Тормыш иптәше белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа елның беренче көннәрендә аны туксан яшьлек юбилее белән тәбрик итәргә балалары, туганнары, җиде оныгы һәм биш оныкчыгы да кайткан иде. Шакирә Сабированың язмышы кызыклы да,...

    Шакирә Шаһимәрдән кызы бәләкәй чакта ук әнисез кала.


    Шуңа күрә дә гаилә җылысы аңа аеруча кадерле. Тормыш иптәше белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа елның беренче көннәрендә аны туксан яшьлек юбилее белән тәбрик итәргә балалары, туганнары, җиде оныгы һәм биш оныкчыгы да кайткан иде.
    Шакирә Сабированың язмышы кызыклы да, аяныч та була. Җиденче сыйныфта укыганда ук торф чыгару эшләрендә иза чигә. Ә инде колхоздагы сезон эшләре турында сөйләп торасы да юк. Ач һәм ялангач булмас өчен, бернинди эштән дә баш тартмый ул. Сугыш чоры елларында һөнәр училищесында укый, Казанда вертолет заводында, Свердловск шәһәрендәге "Уралмаш"та токарь булып эшли.
    Без заводта эшләүче токарьның гомуми портретын киң җилкәле һәм көчле, зур бәдәнле ир-ат итеп күз алдыбызга китерергә өйрәнгән, шуңа да станок артында хатын-кызның торуын күз алдына китерүе авыр. Шакирә әбинең холкында бер үзенчәлек бар икән-ул хезмәт сөючән һәм яңалыклардан курыкмый, теләсә нинди яңа эшне тиз үзләштерә. Шуңа да авыл кызына заводта эшләү дә авыр тоелмый.
    Сугыш бетеп, дөньялар бераз рәтләнә башлагач, яшь кыз бәхет эзләп Магнитогорск шәһәрендә яшәүче абыйлары янына килеп эшкә урнаша. Шунда ул булачак ире белән таныша. Ике бала белән тол калган Талип яшь ярымлык улы Әнәсне ияртеп авылдашы Ширияздан янына кунакка килгәч, әни назын тансыклаган бала, олыларны шаккатырып, беренче күрүдә үк"әни" дип, Шакирәгә килеп сыена. Моны күреп торган абыйлары кызга, бала хакына дип, кияүгә чыгарга киңәш итәләр. Шулай итеп яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Ире Талипның өч яшьлек кызы Әлфия ул чакта авылда әтисенең әнисе янында була. Баласын алып китәргә кайткан иргә ата-анасы "үзегез кайтыгыз" дип, кызчыкны бирмиләр. Инде бер югалту кичергән ир, гаиләсен алып туган якларына юл тота. Кулы алтын булган кеше кайда да матур итеп тормыш кора ала. Кече ватанга кайту белән ир үзенең һөнәре буенча ташчы булып төзелеш бригадасына, хатыны фермага сыер савучы булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Бер-бер артлы уртак өч балалары туа, аларны үстерүгә кайнанасы Минебәнат нык булыша. Шакирә әби бүгенге көндә ялгызы түгел, улы Тәлгать белән килене Фәния тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Тугыз дистәне тутырган әбигә авырлыкларны да байтак татырга туры килә. Ике улының үлемен кичергән әбинең дүрт ел элек уңышсыз операциядән соң күзләре сукырая.
    Юбилей көнне Шакирә әбине район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, район газетасы редакциясе җитәкчесе Айдар Моратшин, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков кайнар котладылар. Алар хезмәт ветеранына бүләкләр бирделәр һәм сәламәтлек, иминлек теләделәр.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: