Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лаеклы эшләделәр

    Республика көненә Татарстан Республикасы икътисадының һәрбер секторы үз нәтиҗәләре белән киләләр. Бу бәйрәмне безнең район нинди күрсәткечләр белән каршы ала икән? Бу турыда район башлыгы Камил Гилманов белән булган традицион бәйрәм алды әңгәмәсен тәкъдим итәбез. -Куанычларыбыз зур, аксубайлылар бәйрәмне яхшы икътисади күрсәткечләр белән каршы алалар,-дип сөйли Камил Камалович.-Авыл хуҗалыгы районы...

    Республика көненә Татарстан Республикасы икътисадының һәрбер секторы үз нәтиҗәләре белән киләләр.


    Бу бәйрәмне безнең район нинди күрсәткечләр белән каршы ала икән? Бу турыда район башлыгы Камил Гилманов белән булган традицион бәйрәм алды әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
    -Куанычларыбыз зур, аксубайлылар бәйрәмне яхшы икътисади күрсәткечләр белән каршы алалар,-дип сөйли Камил Камалович.-Авыл хуҗалыгы районы буларак, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Быел бөртекле-кузаклы культураларны безнең игенчеләребез республиканың биш лидер районнар исәбендә 18 августка тәмамладылар. Уртача уңыш гектарыннан 18-19 центнер тәшкил итте. Моңа барлык агрочараларны дөрес файдаланып иртә чәчү ярдәм итте. Шулай ук комбайннарны ремонтлау эше дә җентекле оештырылган иде. Техниканың әзерлеген үзара тикшерү вакытында һәм комбайнчылар слетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, ремонтка квалификацияле кадрлар җәлеп ителгән иде.
    Шуны да билгеләп үтәсе килә, урып-җыю эше барлык хуҗалыкларда да тәүлек әйләнәсе оештырылды. Аның ярдәмендә без бөртек тапшыру буенча тулысынча исәп-хисап ясадык, хәзер пай җирләре буенча хисап ясау эше бара. Хуҗалыклар үзләрен, күчмә һәм иминият фондларын да кертеп, яхшы орлык материаллары белән тәэмин иттеләр. Моның өчен барлык механизаторларга, комбайнчыларга, белгечләргә һәм агрофирма җитәкчеләре Искәндәр Зәйдуллинга, Вәлиҗан Җәлалетдиновка, Заһит Ганиевка, Иван Шугаевка, Мансур Миннебаевка, Алексей Чукинга олы рәхмәтләрне белдерәсем килә. Шулай ук урак өстендә игенчеләргә ярдәм иткән барлык бюджет учреждениеләре һәм районның башка хезмәтләре коллективларына да рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.
    Бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләүгә үк агрофирмаларда көзге культураларны чәчү эшенә керештеләр. Бүгенгесе көндә планда каралган 12000 гектар чәчүлек җирләрнең яртысында эш башкарылган инде. Чәчү эшен төгәлләү 5 сентябрьгә билгеләнгән.
    Хәзер район аграрчылары алдында туфракны төп эшкәртү бурычы тора. Бу эш тә планлаштырылган мәйданның 40 процентында уңышлы башкарылган.Билгеләнгән эшләрне сентябрь ахырына төгәлли алсак, бик яхшы булыр иде.
    Быел банкротка чыккан хуҗалыкларны үзгәртеп кору яки кайбер фермерларның үз участокларыннан баш тартуы сәбәпле чәчелмичә калган җирләрне сөрү буенча күп эш башкарылды. Хәзер бу җирләр үз хуҗаларын таптылар инде. Быел 1500 гектар җир эшкәртелде. Калган җирләр якын арада тәртипкә китереләчәк. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең терлекләрне уңышлы кышлату өчен яхшы сыйфатлы азык әзерләүләрен дә әйтеп үтәсе килә. Хәзер кукурузны урып-җыюга керештек, 1000 гектар кукуруз урылып алынды инде. Барлык технологияләрне саклап, яшел массаның дымлылыгын исәпкә алып силос салу эше тулы куәткә бара, ә силосны таптату биопрепаратлар кулланып гамәлгә ашырыла.
    Шикәр чөгендереннән дә яхшы уңыш көтәбез, чөгендер игүче хуҗалыклар аны җыюга сентябрь башында керешәчәкләр.
    Терлекчелек тармагында да күрсәткечләр яхшы. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда районда мөгезле эре терлекләр саны 2100 башка, дуңгызлар 400 башка арткан. Баш саны арту белән бергә терлекләрнең җитештерүчәнлеге дә арта. Тулаем район буенча мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы 670-700 грамм; ә «Аксу Агро» ООО да артым бер килограмм тәшкил итә . Барлык хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Терлекчелек биналарын реконструкцияләү буенча да чаралар үткәрелә. Бу эш «Алтэкс» ООО да яхшы бара. Шулай ук «Актай» ООО, «Колос» ООО да продукция алу өчен эш яхшы куелган. Биредә энергияне саклауны да кайгырталар, терлекләрне асрау һәм ашату да алдынгы технологияләрне файдаланып башкарыла. «Аксу Агро» ООО терлекчелек комплексы зур җитештерү куәтенә ия. Бүген монда 25 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Ике еллык азык запасы булган «ВАМИН-Аксу» ООО да сөт һәм ит җитештерүнең күтәрелүе күзәтелә.
    «Аксубай Продкорпорация»се ООО хуҗалыгы да яхшы якка үзгәрде. Эре агрофирмалар белән беррәттән фермер хуҗалыклары да үсеш алды. Сөләйманов, Сафин, Сыраев, Погодкин, Сәгыйров һәм Вафин крестьян фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә фермалар төзеп, терлекләрнең баш санын арттырганнары һәм яңа эш урыннарын булдырганнары өчен рәхмәт белдерәм.
    -Камил Камалович, быел районда зур күләмле төзелеш эшләре башкарылды, гражданнарның торак шартлары яхшырды, социаль-мәдәни объектлар яңартылды. Моңа ни әйтер идегез?
    -Әйе, быел районда зур күләмдә һәм җитди төзелеш эшләре алып барылды. Иң баштан, ветераннар алдындагы бурычларыбызны үтәвебез турында билгеләп үтәсем килә. Быел 7 ветеранның торак шартларын яхшырту өстендә эшлибез, ике йорт файдалануга тапшырылган инде, чиратта калганнары тора.
    Соңгы 30 елда беренче тапкыр мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау башланды.
    Бу елда 4 мәктәп-Иске Тимошкино, Иске Татар Адәмсуы, Такталы мәктәпләре һәм Аксубай лицее капиталь ремонтланып, файдалануга тапшырылды.
    Ремонт эшләре РФ һәм РТ максатчан программалары буенча башкарылды. Алар әле дәвам итә. Моннан тыш 13 мәктәп һәм балалар бакчасын агымдагы ремонтлауга районда 6 миллионнан артык сум акча таптык. Шул акчага Иске Тимошкино балалар бакчасы ремонтланды, «Радуга» һәм «Колобок» балалар учреждениеләрендә ремонт эшләре бара. 1 октябрьгә Емелькинода яңа клуб сафка басачак.
    Иске Тимошкино халкына вәгъдә ителгәнчә, биредә ФАП төзелде. Тагын ике модульле ФАП Васильевка һәм Енорускино авылларында төзеләчәк. Районда тагын җиде фельдшер-акушерлык пунктларына агымдагы ремонт ясауга 100 мең сум акча бүлеп бирелде.
    Капиталь ремонт ясалган Сәнгать мәктәбе, район газетасы редакциясе, мировой суд бинасы да тышкы матур күренешләре белән күзләрне иркәлиләр. ПЛ-88 бинасы да үзгәреш кичерә, күпфункцияле Росреестр бинасын төзү эшләре башланды.
    Төзекләндерү буенча да эш алып барыла. ДШИ территориясе үзгәрә, Ленин урамын төзекләндерү буенча эш башланды. Бу урамны ике паркка тоташтырып брусчатка салына, ут баганалары яңартыла, урам яшелләндерелә, эскәмияләр куела. Гомумән, бу урам район үзәгендә яшәүчеләр һәм килгән кунаклар өчен ял итү зонасы булачак.
    Урамнарны яктырту, асфальт юл һәм тротуар салу эшләре дә гөрләп бара. Юллар төзүне дәвам итәбез. Сидул-Ерыклы, Алексеевка, Федоровка, Пионер, Тарханка авылларында, Иске Кыязлы, Индустриальный авыллары эчендә яңа асфальт юллар барлыкка киләчәк.
    Киләсе елга Аксубай бистәсендәге берничә урамны асфальтлау, Енорускино, Емелькино һәм башка берничә авылга юл салу планлаштырыла. Ике фермер хуҗалыгына асфальт юл тоташтырылды, чиратта тагы бер хуҗалык тора.
    «Чиста су» программасына да зур игътибар бирелә. Бу линия буенча Дума, Карасу, Беловка, Иске Мокшино, Иске Ибрай һәм берничә башка авыл җирлекләрендә чишмәләр төзекләндерелде. Иске Ибрай, Яңа Кармәт, Октябрь, Интернационал авыларында суүткәргечләр буенча су бирү эшләре төгәлләнә. Яңа Ибрайда капиталь ремонттан соң буа тапшырылган, Трудолюбовода әлеге эш башлана.
    Гомумән, район яхшы якка үзгәрә: бюджет тулыландырыла, эшсезлек кыскара, кече предприятиеләр ярдәме белән яңа эш урыннары барлыкка килә. Болар барысы да халык өчен эшләнелә.
    Район халкын һәм кунакларны 30 август көнне Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасына чакырып калам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: