Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кырга иртәгәдән чыгарга мөмкин

    Быелгы чәчү чорында «Алтэкс» агрофирмасы игенчеләренә 1200 гектардан артык чәчүлек җиренә бөртеклеләрне чәчәсе һәм көзге культураларга тукландыру үткәрәсе бар. «Алтэкс» җитәкчесе Мансур Минебаев сүзләренә караганда, хәзер агрофирманың машина-трактор паркында һәм ындыр табагында алда торган чәчү кампаниясенә соңгы әзерлек эшләре бара. Ремонт сезонында монда кышкы чорда «Бушап торган» слесарьлар һәм механизаторлардан...

    Быелгы чәчү чорында «Алтэкс» агрофирмасы игенчеләренә 1200 гектардан артык чәчүлек җиренә бөртеклеләрне чәчәсе һәм көзге культураларга тукландыру үткәрәсе бар.


    «Алтэкс» җитәкчесе Мансур Минебаев сүзләренә караганда, хәзер агрофирманың машина-трактор паркында һәм ындыр табагында алда торган чәчү кампаниясенә соңгы әзерлек эшләре бара.
    Ремонт сезонында монда кышкы чорда «Бушап торган» слесарьлар һәм механизаторлардан торган звенолар оештырганнар. Тимерче Нәҗип Әбраров, слесарьлар Равил Якупов һәм Раил Фәттахов исәптә булган 120 тырманың барысын да үзвакытында ремонтлаганнар. Культиваторларны ремонтлауда механизаторлар Ильяс Волков, Фәнис Җәлалетдинов аерылып тордылар.
    Алтэкслылар быел көзге һәм сабан кльтураларын тукландыруга кырларга дүрт чәчү агрегаты: ике «Агромастер» чәчү комплексы, МТЗ-80 тракторына тагарга исәпләнгән ике СЗ-3 чәчкече белән бер агрегат һәм МТЗ-1221 чәчкече белән тагын бер агрегат алып чыгарга исәп тоталар. Әлеге техниканы Тәлгать Натиев, Рәфис Дәүләтшин, Минсәлих Хөснелгатин, токарь Минәхмәт Бакиров, эретеп ябыштыручы Нурислам Әхмәтҗанов әзерләгәннәр.
    Хәзерге вакытта агрофирма ремонтчылары чистартылган эстакадада авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруны төгәллиләр.
    Алдагы чәчү сезонында кырга 10 нан артык трактор чыгачак. Хәзерге вакытта соңгы хәзерлек эшләре бара.
    Киң күләмле ремонт эшләре алып бару өчен агрофирманың машина трактор паркында барлык шартлар тудырылган: ремонт цехлары, бокслар, гаражлар җылытыла, запас частьлар, күмер белән тәэмин ителгән.
    Авыл хуҗалыгы формированиесендә юллар ябылганчыга кадәр ягулык-майлау материаллары һәм ашлама кайтару эшләренә керешкәннәр. Бүгенге көндә 80 тонна запас ашлама бар. Шуның 38 тоннасын субсидия, калган өлешен үз средстволары хисабына сатып алганнар. Шулай ук күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру өчен асылмалы МВО-900 ашлама сиптергеч сатып алынган.
    Ток мөдире Дамир Әбраров җитәкчелегендә ындыр табагында да әзерлек эшләре бара. Орлыклар әзер, җылы көннәрдә биналар җилләтелә. Ындыр табагындагы техника да сезонлы эшләргә әзер. Монда операторлар Илшат һәм Радик Гайнуллиннар һәм Фәнис Мостафинның тырышлыгы зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: