Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кукмарада шулай яшиләр

    Составында авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр булган Аксубай делегациясе Кукмара районында булып үзләре өчен кирәкле бик күп гыйбрәтле нәрсәләргә өйрәнделәр. Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Үзләренең тырыш һәм эш сөючән булулары белән Кукмара районы халкы республика чикләрендә дә билгеле. Кече эшкуарлыкны, халык иҗатын үстерү, халыкны эш белән тәэмин...

    Составында авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр булган Аксубай делегациясе Кукмара районында булып үзләре өчен кирәкле бик күп гыйбрәтле нәрсәләргә өйрәнделәр.


    Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.
    Үзләренең тырыш һәм эш сөючән булулары белән Кукмара районы халкы республика чикләрендә дә билгеле. Кече эшкуарлыкны, халык иҗатын үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү тәҗрибәсен үзләштерү безнең делегациянең максаты булды.


    Кунакларны Кукмара районы башлыгы Рауль Рәхмәтуллин һәм башка беренче затлар каршылады.
    Очрашу безнең делегацияне ике авылда эшләп килүче гаилә фермалары белән таныштырудан башлады. Әлбәттә инде, аксубайда да кул хезмәте минимальләштерелгән технологияләрне кулланып төзелгән фермалар да бар, әмма биредә безнең фермерлардан аермалы буларак, сөт юнәлешендәге сыерлар баш санын арттыруга зур игътибар бирелә.
    Кукмара районы хакимияте шәхси ферманы ачуда, документлар хәзерләүдә, кредитлар алуда ярдәм итә.


    Безнең делегация шулай ук «Вахитов» һәм «Пчеловод» кебек эре хуҗалыкларда да булды. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә Совет чорында булдырылганның барысын да саклап кала алганнар. Шул ук вакытта яңа технологияләр дә кертелгән. Хуҗалыклар тотрыклылык һәм табыш алу буенча республикада гына түгел, аның чикләрендә дә яхшылар исәбендә. Безнең вәкилләр чагыштырып караганча, аксубайлылар үз вакытында эчке идарәчеләрнең эш итүен сизделәр, ә бу күп кенә эре хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшүенә сәбәп булды. Шуны әйтергә кирәк, безнең районда күп очракта барысын да нульдән башларга туры килде.Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Кукмарада үрнәк алырлык хуҗалыклар бар.


    Мәдәни объектларга бәйле безнең як «Вахитов» хуҗалыгындагы күпфункцияле үзәктә булды. Әлеге бинада клуб, спортзал, китапханә, ФАП, ОПОП, авыл җирлеге идарәсе урнашкан. Биредә үк авыл җирлекләре башлыклары тәҗрибә уртаклаштылар.
    Кукмара туган якны өйрәнү музее икенче мәдәни объект булды. Безнең делегация өчен бөтен заллар буйлап экскурсия үткәрделәр. Кукмарага нигез салынудан алып бүгенге көнгәчә тарихы күзалланды. Халыкның табыш алу нигезе булып торган кукмаралыларның киез итекләр басу яки металлдан әйберләр ясау кебек кул эшләре белән танышу күңелле һәм кызыклы мизгелләрнең берсе булды.


    Милекчелекнең кече төр предприятиеләре аерым кызыксыну уятты. Кукмара предприятиеләренең берсендә төрле үлчәмдәге ангарлар, брусчатка яки фундамент блоклары җитештерү кебек күптөрле шәхси кәсеп эшләре урнашкан. Россия, БДБ илләренә җиңел сәнәгать өчен кирәкле кардотасмалар җитештерүне җайга салган эшмәкәр Ленар Юнысов аерым мактауга лаек.
    Кечкенә Туембаш авылы халкының актив эшчәнлеге барысын да гаҗәпкә калдырды. Монда барысы да үз эше белән мәшгуль. Хуҗалыкларындагы кечкенә генә цехта халык металл әйберләр, киез итек һ.б. җитештерү белән мәшгуль. Монда бер катлы йортлар бөтенләй юк, барысының да тормышы җитеш. Әйтергә кирәк, кешеләр үзләре акча җыеп, авылны олы юл белән тоташтырып асфальт салганнар. Эшсезлек сүзе аларда көлке уята. Туембашта җитештерелгән товарны күпләп сатып алу өчен чират торалар.


    Район башлыгы Камил Гилманов сәяхәткә йомгак ясап, хуҗаларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм кече эшмәкәрлекне үстерү планында без бик күп нәрсәләрне үзләштердек, дип билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: