Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кубок Аксубайда

    Үткән шимбәдә "Юность" УЗСта ЧНКА призына мини-футбол буенча республика ярышлары үтте. Әлеге ярышларда катнашу өчен спорт комплексына Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Чистай шәһәрләреннән, Әлки районыннан һәм Аксубайдан футболчылар җыелды. Бу ярышлар дүртенче ел рәттән үткәрелә. Спортчыларның яшь категориясе 18-25 яшь. Республика Чуаш милли-мәдәни автономиясе әлеге яшь категориясенә кергән спортчылар...

    Үткән шимбәдә "Юность" УЗСта ЧНКА призына мини-футбол буенча республика ярышлары үтте.


    Әлеге ярышларда катнашу өчен спорт комплексына Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Чистай шәһәрләреннән, Әлки районыннан һәм Аксубайдан футболчылар җыелды. Бу ярышлар дүртенче ел рәттән үткәрелә. Спортчыларның яшь категориясе 18-25 яшь. Республика Чуаш милли-мәдәни автономиясе әлеге яшь категориясенә кергән спортчылар арасында үз призын очраклы гына уйнатмый. Чөнки нәкъ менә шул яшьлекләрнең күп өлеше спортка, мәдәниятка җәлеп ителми кала. Ә вакытны бушка уздыру тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Югарыда телгә алынган шәһәр һәм районнарда ЧНКА оешмалары яшьләрне массакүләм спортка җәлеп итә. Аларның вәкилләре үзләренең спортчыларын хуплап килгәннәр.
    Турнир алдыннан барлык җыелучыларны да республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев сәламлады. ЧНКА президиумы әгъзасы, отставкадагы генерал майор Анатолий Молоствов спортчыларга уңышлар теләде.
    Футбол баталиялары киеренке һәм актив барды. Командалар үз районнары данын яклап көч сынаштылар. Нәтиҗәдә өч - Аксубай, Нурлат һәм Әлки районнары вәкилләре финалга чыктылар. Беренче урын өчен көч сынашкан Аксубай һәм Нурлат футболчылары арасындагы турнир аерым киеренке булды. Бары тик игълан ителгән пенальти гына уен барышын хәл итте. Ә аның нәтиҗәсе болай: ЧНКА кубогына ия булган Аксубай командасы 15 мең сум күләмендә приз алды. Аксубайлыларның лаеклы көндәшләре - Нурлат футболчылары турнир таблицасында икенче урынны алдылар, әлкилеләр өченче булдылар.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ярышта катнашучыларны тантаналы төстә котлады. ЧНКА рәисе Константин Яковлев призер-командаларга мактау грамоталары һәм призлар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: