Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куаклар утыртып, авылларны бизәделәр

    Аксубайда урманны яңартуга юнәлдерелгән "Урман утырту көне" акциясе старт алды. Бу көнне һава торышы көтелмәгән бүләк ясады: салкын яңгыр яуды. Һәм ул күп кенә табигать яратучыларның һәм агач утыртырга теләүчеләрнең планнарын башка көннәргә күчерергә мәҗбүр итте (акция 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк). Урманчылар мисалын да билгеләп үтәргә кирәк. Аксубай...

    Аксубайда урманны яңартуга юнәлдерелгән "Урман утырту көне" акциясе старт алды.

    Бу көнне һава торышы көтелмәгән бүләк ясады: салкын яңгыр яуды. Һәм ул күп кенә табигать яратучыларның һәм агач утыртырга теләүчеләрнең планнарын башка көннәргә күчерергә мәҗбүр итте (акция 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк).

    Урманчылар мисалын да билгеләп үтәргә кирәк. Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре Аксубай урманчылыгы питомнигыннан куаклар алып, аларны утыртуга әзерләделәр. Һәм 1 нче октябрь көнне аларны Ташлы чокыр чишмәсе янына утырттылар да. Яңгыр дәүләт урман хезмәте хезмәткәрләренә комачаулык итә алмады. Ә куаклар өчен андый һава торышы үтә дә яхшы - дым яңа урында урнашып үсеп китәргә ярдәм итәчәк.

    Әлеге акциянең максаты - район территориясендә яшеллек күләмен арттыру һәм экологик хәлне яхшырту. Бу көнне теләгән һәр кеше үзенең агачын утыртып, Аксубайның һәм авылларның истәлекле урыннарын яшелләндерүгә үз өлешен кертә алды. Урманчылар теләүчеләргә куаклар бирделәр һәм дөрес утырту серләре белән бүлештеләр.

    Бу көнне Кәкре Күл урта мәктәбендә авыл ветераннарын котладылар, тик баштан мәктәп аллеясында яшь агачлар утырттылар. Рәтләп тезелеп баскан зәңгәр чыршылар күп еллардан соң мәктәпне тәмамлаган классташлар өчен сагынып искә алып сөйләрдәй истәлек булачак.

    Яңа Тимошкино авылыннан Георгий Малюков игелекле эш кылырга уйлаган - ул туган авылы тирәсендә имәнлек утыртырга тели. Аксубай урманчылыгыннан имән, чыршы һәм дардар агачы үсентеләрен алып кайткан. Утыртуны аңа кушылган Яңа Тимошкино авылы мәктәбе укучылары дә башкара. Урманчылар киңәше буенча имән куаклары янына дардар агачын утырталар - бу кызу җәй көннәрендә үсентеләрне саклап калачак. Эшләрне урманчы-белгеч киңәшләрен тыңлап башкардылар, эшләр тәмамлаганнан соң утырткан куаклар территориясен койма белән тотып та куйдылар - бу саксыз утлап йөрүче терлек аларга зыян китермәсен өчен эшләнде.

    Урман утырту көнен Яңа Дума авылында да үткәрделәр - укучылар чишмә территориясенә куаклар утырттылар.

    Акциягә "Авыл таңнары" газетасы редакциясе дә кушылды - редакция территориясенә тубылгы куакларын утырттылар. Утыртылган чыршылар, каеннар һәм баланнар һәм башка төрле куаклар берничә елдан соң тирә-якның бизәге булып торачак. Табигатьне саклау акциясе дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: