Аксубаево
  • Рус Тат
  • Котыру – куркыныч авыру

    Табигатьтә барлык имезүче хайваннар авырган йогышлы чир - котыру авыруы дигән афәт бар. Имезүче хайваннар белән беррәттән мөгезле эре терлекләр дә әлеге авыруны йоктырырга мөмкин. Котыру авыруы күпчелек очракта үлем белән тәмамлана. Авыру чирле хайван тешләгәндә, тырнаган очракта, селәгәй аша йога. Вирус тешләгән урыннан баш миенә таба тарала, менә шуның...

    Табигатьтә барлык имезүче хайваннар авырган йогышлы чир - котыру авыруы дигән афәт бар.



    Имезүче хайваннар белән беррәттән мөгезле эре терлекләр дә әлеге авыруны йоктырырга мөмкин. Котыру авыруы күпчелек очракта үлем белән тәмамлана. Авыру чирле хайван тешләгәндә, тырнаган очракта, селәгәй аша йога. Вирус тешләгән урыннан баш миенә таба тарала, менә шуның өчен баш һәм муен тирәсен тешләү үтә дә куркыныч.


    Хайваннарда котыру авыруы билгеләре - селәгәйнең агып йөрүе, агрессивлык, калтырану, курку, буталчыклы хәрәкәт, судан курку. Авыл кешеләре игътибарына шуны җиткерәсе килә, котыру авыруы китереп чыгаручы микроблар авыру хайван селәгәендә, авыруның беренче билгеләре пәйда булганчыга кадәр, 10 көн дәвамында саклана ала. Йорт хайваннарыннан - мәчеләр һәм этләр, кыргый хайваннардан төлкеләр, бүреләр, янутсыман этләр һәм төрле кимерүчеләр кешеләргә авыру йоктыручы чыганак булып торалар.


    Кешенең котыру авыруы белән чирләвен бары тик профилактик прививкалар белән генә кисәтергә мөмкин, әмма аның нәтиҗәсе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү срогына бәйле. Прививкалар курсын иртәрәк башласаң, иммунитетның эшләп китүе дә шулкадәр тизрәк була. Кешеләрнең котыру авыруы йоктыруын профилактикалау өчен, тискәре нәтиҗәләргә китермәгән һәм тотрыклы иммунитет эшләп чыгару мөмкинлеге биргән вакцина кулланыла. Алты укол ясау (дәвалау курсы шундый) әлеге куркыныч авыруга каршы тору мөмкинлеге бирә. Участок ветеринария табиблары терлекләргә ел саен прививка ясарга тиешләр. Авыл кешеләре өчен әлеге процедура бушлай үткәрелә.


    Терлек хуҗалары, хайван нинди генә авыру белән авырса да, бигрәк тә авыру билгеләре пәйда булганда, ашыгыч рәвештә ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үз белдегең белән дәвалану катгый тыела.

    Фото http://sbbg73.ru/upload/medialibrary/7cd/7cda759693c33d13af0738d39dd408bc.jpg сайтыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: